Университет ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов кунакларны Идел буе федераль округында беренче робот хирургиясе үзәге эше һәм клиниканың заманча фәнни лабораторияләрендә башкарылучы тикшеренүләр, симуляция үзәге эше белән таныштырды.
БДМУ клиникасының баш табибы, дәвалау эше буенча проректор Әнвәр Бакиров урология һәм клиник онкология институты эше турында сөйләде.
Кунаклар молекуляр генетика, иммунология, кәүсәле күзәнәкләр һәм биобанк лабораторияләре эше турында белде. Лаборатория җитәкчеләре гамәлгә ашырылучы проектлар һәм аларның нәтиҗәләре, индустриаль партнерлар белән багланышлар турында сөйләде.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24433/