+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 июль 2024, 11:45

Безнең республика – беренче бишлектә!

Башкортстан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының бишенче чиратында иң күп грантлар откан дүрт төбәге арасына керде.  

Безнең республика – беренче бишлектә!Безнең республика – беренче бишлектә!
Безнең республика – беренче бишлектә!

Беренче бишлеккә Мәскәү, Татарстан, Санкт-Петербург, Башкортстан һәм Ростов өлкәсе кергән.
Быел конкурска рекордлы санда гаризалар килгән - 7,7 меңнән артык, ә җиңүчеләрнең географиясе 73 төбәкне колачлый. Русия вузларыннан 2 мең укучы җиңүче булган, шул исәптән Башкортстаннан 120 кеше.

-Президент Владимир Путин Русиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә басым ясый. Һәм монда яшьләр эшкуарлыгы - үсеш драйверларының берсе. «Студентлар стартапы» кысаларында хупланган гаризаларның якынча 70 проценты ил өчен өстенлекле юнәлешләр буенча карарлар эзләүгә юнәлтелгән. Быел федераль Хөкүмәт конкурсны финанслауны 2 миллиард сумга кадәр арттырды - 2 мең катнашучы 1 миллион грант ярдәме алачак. Безнең егетләрнең-кызларның җиңүе - аларның шәхси уңышы гына түгел. Бу - ил икътисадын һәм актуаль бурычларны хәл итү технологияләрен үстерүдә алга бер адым, - дип шәрехләде конкурс нәтиҗәләрен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24462/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас