+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 июль 2024, 13:35

Радий Хәбиров: "Бу эштә сез, остазлар, ярдәм итәсез"

2023-24 уку елы йомгаклары буенча Сибай шәһәре мәгариф идарәсе Башкортстан халыкларының дәүләт һәм туган телләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше, олимпиада һәм конкурс хәрәкәте буенча укучылар белән эшләү нәтиҗәлелеге, туган тел укытучыларының һөнәри осталыгын арттыру һәм милли инновацион белем бирү оешмаларына ярдәм иткән өчен Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Радий Хәбиров: "Бу эштә сез, остазлар, ярдәм итәсез"Радий Хәбиров: "Бу эштә сез, остазлар, ярдәм итәсез"
Радий Хәбиров: "Бу эштә сез, остазлар, ярдәм итәсез"


Сибай шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Галиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары өчен күпсанлы конкурслар, олимпиадалар, фестивальләр үткәрелә. Мондый һөнәри ярышлар аларның иҗади потенциалын стимуллаштыра, башкорт телен укыту буенча инновацион эшләнмәләргә һәм технологияләргә ярдәм итә.
Сибайның ике балалар бакчасы тәрбиячесе Рәйлә Якшыгулова һәм Дилә Мәгафурова Башкортстан Башлыгының 500 мең сумлык грантына ия булдылар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары һөнәренең әһәмияте турында сөйләгәндә, болай диде: "Сез бала шәхесен формалаштыру башында торасыз. Мәктәпкәчә яшь - баланың беренче күнекмәләрен, дусларын, бәһасез аралашу тәҗрибәсен, сәләтләрен һәм талантларын үстерүнең мөһим, күп очракта хәлиткеч чоры. Бу эштә сез, остазлар, ярдәм итәсез".
Бу хакта тулырак https://sib-worker.ru/articles/natsproekty/2024-07-18/lyubov-k-rodnomu-yazyku-nachinaetsya-v-semie-3852874 сылтамасы аша белергә була.

Фото: sib-worker.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас