+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль , 11:20

“Белем”дә “Кәккүк чәе” дә бар!

Нефтекама шәһәренең полилингваль мәктәбендә балаларның җәйге ялы кызыклы да, файдалы да үтә.

“Белем”дә “Кәккүк чәе” дә бар!
“Белем”дә “Кәккүк чәе” дә бар!


“Нефтекама шәһәренең “Белем” полилингваль мәктәбендә балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Биредә 27 майдан көндезге ял сменасы эшләде. Укучылар 21 көн дәвамында вожатыйлар, укытучы абый-апалары белән күңелле ял дөньясына чумды. Ял ул, билгеле булуынча, укудан бушап, эшсез йөрү генә түгел. Өлкәннәр укучыларның ял вакытын мөмкин булган кадәр файдалы, кызыклы, мавыктыргыч итәргә тырышты. Җәмгысы 50 бала көндезге лагерьда ял итте һәм канәгать калды.

Җәйге лагерьда укучылар өчен көн саен төрле чаралар үтте. Һөнәр үзләштерүдә юнәлеш алу максатыннан укучылар төрле оешма-предприятиеләргә кунакка барды, аеруча малайларга янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашу кызыклы булды. Кеше гомерен, мөлкәтен коткарыр өчен ут эченә кергән бу батыр йөрәкле хезмәткәрләр аларда соклану уятты. Шулай ук, җәйге ял вакытында балалар хокук саклау хезмәткәрләре белән очрашты, юлда, су коенганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында сөйләште.
Һәм, әлбәттә, төрле күңел ачу чараларында катнашты. Алар өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара, Русия көненә багышланган бәйрәм, Александр Пушкин көне һәм тагы да бик күп төрле чаралар, осталык дәресләре, квестлар, конкурслар үтте. Укучылар “Ак калфак энҗеләре” фольклор коллективы белән бергәләп “Кәккүк чәе” бәйрәмен үткәрде. Аеруча махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу укучыларда тирән тәэссоратлар калдырды. Патриотик тәрбия бирүче мондый чаралар җәйге ял вакытында гына түгел, мәктәптә ел әйләнәсенә еш үткәрелә.
Шулай ук, мәктәптә 25 бала өчен профильле спорт лагере эшләде. Биредә төрле спорт чараларына зур игътибар бирелде, укучылар бассейнга йөрде. Ике атна дәвам иткән лагерь укучылар күңеленә хуш килде.
Җәйге ял истәлекләргә бай булсын өчен мәктәп телевидениесе һәр чараны төшереп барды, хәбәрчеләр малай һәм кызлардан, шулай ук, ялны оештыручы өлкәннәрдән интервью алды.
Җәй – яңа уку елы алдыннан ял итеп, яңа көч туплап, ныгып килер өчен бирелгән вакыт. Хөкүмәтебез һәм муниципалитетлар, мәгариф бүлекләре, бу бурычны яхшы аңлап, җәйге ялны оештыруга зур игътибар бирә.
Моннан тыш, “Белем” полилингваль мәктәбе шәһәр балалары өчен “Техномания” проекты буенча файдалы ял программасы тәкъдим итте. Түләүле курсларда укучылар лазер белән кисү, 3D модельләштерү, робототехника, фотопортрет ясау буенча, лабораториумда (фән һәм тәҗрибәләр), мультстудиядә белем алды.
– Заман укучыларының уку программасы җиңелдән түгел, алардан күп белү таләп ителә. Техник прогресс искиткеч алга киткән заманда техник белем алмыйча булмый. Әмма шул ук вакытта безгә кешелек тарихы белән бәйләп торган вакыйгаларны, йолаларны, шәхесләрне дә онытырга ярамый. Баланың рухи дөньясы – бай, үткән белән бүгенгене бәйләп торучы чылбырлар нык булырга тиеш. Уку процессыннан тыш, җәйге ялны оештырганда да без моңа зур игътибар бирәбез, – ди “Белем” полилингваль мәктәбе директоры Илдар Мортазин.
 
Гөлнара Гыйлемханова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: