+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июль , 11:25

“Иң шәп лагерь – бездә!”

Тәтешле районы укучылары шулай ди.

“Иң шәп лагерь – бездә!”
“Иң шәп лагерь – бездә!”

– Лагерьга баруыма бик шатмын. Мин инде монда беренче тапкыр гына түгел, былтыр да ял иттем һәм миңа биредә бик нык ошады. Шуңа быел да ашкынып килдем! – ди 12 яшьлек Тимур лагерьда ялның ничек үтүе турындагы сорауга.
– Иң шәп лагерь – бездә! Башта мин дусларымны, өйне сагынырмын дип курыккан идем, монда исә яңа дуслар таптым һәм безгә биредә бик күңелле! Без монда рәхәт­ләнеп күңел ачабыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Вожатыйларыбыз бик изге күңел­ле, ягымлылар, – дип сүзгә кушыла җиде яшьлек Илдан.
Сүз Тәтешле районында урнашкан Комаров исемендәге лагерь турында бара. Бу көннәрдә биредә җыр-биюдән, күңел ачу, фәһем­ле уеннардан торган балачак дөньясы гөрли.

– Безнең лагерь – зур тарихлы, ул 1932 елда төзелгән. Нәкъ шул елда Гәрәбаш авылында районда беренче пионер лагере ачыла. Бу район өчен әһәмиятле вакыйга була. Дөрес, ул вакытта бүгенгедәй матур, уңайлы корпуслар булмый, балалар палаткаларда яши. Лагерь авылдан 3-4 километр ераклыкта, урман яланында урнаша. Ә инде дүрт елдан соң, 1936 елда, Кардон-Әрибаш авылында район укучылары өчен ял лагере оештырыла. Лагерь җитәкчесе итеп Муллахмәт Аллаяров тәгаенләнә, ул анда ял иткән балаларның уңайлылыгы һәм хәвефсезлеге турында кайгыртучанлык күрсәтә, бик игътибарлы, тырыш кеше була. Бөек Ватан сугышы башлангач, лагерь Кәрдәвеш авылына күчерелә, анда Хәдичә Яппарова җитәк­челегендә сугыш аркасында авыр хәлдә калган ятим балаларга ярдәм күр­сәтелә, – дип лагерьның тарихы белән таныштырды Тәтешле районы ха­кимия­тенең мәгариф бүлеге җи­тәкчесе Руслан Бәдертдинов.
1957 елда лагерь Югары Тәтешле мәктәбе канаты астына алына, анда аны Расих Беркутов җитәкли. Ике катлы бинаның сыйныф бүлмәләре ял итүчеләр өчен үзгәртеп корыла. Һәр сменада 120 бала ял итә. Балалар төрле чараларда, спорт уеннарында катнаша, экскурсияләргә йөри. Ә инде 60нчы елларда пионер лагере Майск авылына күчерелә. 1962 елда мәгариф бүлеге мөдире Рәшит Вәлиев Мәскәүдән 40 палатка алып кайта һәм районда палаткалы лагерь төзелә. Кәрдәвеш авылы янында үткән беренче туристлар слеты балалар өчен чын бәйрәмгә әйләнә. Лагерь белән Әсхәт Әхмәтҗанов җитәкчелек итә, Венера Әхәтова, Лилия Гыйлемшина һәм Рәмзия Габсаликова тәрбиячеләр булып эшли.
1970 елларда Башкорт
АССРы Министрлар советы карары нигезендә бүгенге лагерь урынында пионер лагере өчен 6,35 гектар җир бүленә, өч яңа корпус, ашханә бинасы төзелә. Лагерьга герой пионер В.Комаров исеме бирелә һәм бу исемне лагерь зур горурлык белән дистә еллар дәвамында йөртә. Озак еллар лагерь балаларның җәйге ялын оештыру буенча армый-талмый киң эшчәнлек алып бара. 2006 елдан Комаров исемендәге балалар сәламәт­ләндерү лагере муниципаль унитар предприятие статусы ала. 2023 елдан ул автономияле учреждение булып тора.
Бүгенге көндә биредә район балалары гына түгел, башка районнар, шәһәрләрдән, төбәк­ләрдән килгән укучылар да теләп ял итә. Ел саен өч сменада 300 бала биредә сәламәтлеген ныгыта.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында биредә сигез вожатый, физкультура буенча инструктор, музыкаль җитәкче эшли. Вожатыйлардан тыш, лагерьда балаларның ялын оештыруга төрле белгечләр дә җәлеп ителгән. Ә өч пешекче һәм өч кухня хезмәткәре балаларны тәмле ризыклар белән тәэмин итә.
– Беренче смена “Тылсымчылар шәһәре” исеме астында үтте. Икенче смена “Сәламәт тормыш рәвеше” девизы астында үтә. Ял программасы “Берен­челәр хәрәкәте” юнә­лешләре белән тулыландырыла. Ә ул ярдәмләшү, хезмәт­тәшлек һәм дуслык мохитен формалаштыруга ко­рыл­ган, – ди лагерь җитәкчесе Чулпан Котлыбаева.
Лагерьда иң популяр һәм уникаль сменаларның берсе – сәләтле удмурт балалары өчен төбәкара профильле смена. Биредә ял дәвамында балалар удмурт халкының мә­дәнияте, йолалары, халык уеннары һәм аш-суы белән таныша, удмурт телен, биюләрен, җырларын, кул эшләрен өйрәнә, шулай ук, осталык дәресләрендә катнаша. Башкортстанның төрле районнарыннан, Удмуртиядән, Пермь краеннан килгән балалар өчен мондый смена чын бәйрәмгә әверелә. Аны оештыруга күп көч салган Башкортстан удмурт­ларының милли-мәдәни үзә­генең, Халыклар дуслыгы йорты филиалының, Тәтешле районы хакимия­те­нең бу юнәлештәге эшчәнлеге, әлбәттә, зур хуплауга һәм мактауга лаек.
Менә шулай, Тәтешле районында балаларның җәйге ялы күңелле дә, фәһемле дә үтә!


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: