+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 июль 2024, 14:44

Республика мәктәпләрен төзекләндерү дәвам итә

Башкортстанда агымдагы елда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау федераль программасы буенча 31 мәктәп ремонтлана. Алты уку йорты яңа уку елы башлануга үз ишекләрен ачачак, ә калган 25 учреждение – 2025 елга. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Республика мәктәпләрен төзекләндерү дәвам итәРеспублика мәктәпләрен төзекләндерү дәвам итә
Республика мәктәпләрен төзекләндерү дәвам итә

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу программа буенча ике ел эчендә республиканың 140 мәктәп бинасы модернизацияләнде, ә 2026 ел ахырына кадәр төбәктә 214 уку йорты бинасы яңартылачак. Моннан тыш, Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2025-27 елларга тагын 360 мәктәп бинасын капиталь ремонтлауга өстәмә гариза җибәрде. Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан төзелгән һәм ремонтланган мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча илдә лидерлар рәтенә керде.

Төбәкнең мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, биналарны капиталь ремонтлауны һәм җиһазлауны 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә, ә эшләрне 2024 елның декабрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 1,8 миллиард сум акча җибәрелде, шул исәптән 1,48 миллиард сум - федераль бюджеттан.

Радий Хәбиров мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасының нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

– Президентыбыз Владимир Путин башлангычы белән оештырылган гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазландыру программасы - иң кирәкле программаларның берсе. Ул кыска вакыт эчендә күп санлы мәктәпләрне тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров. - Балалар бакчалары, колледжлар һәм тулай тораклар буенча алдагы гаризалар кампаниясен хәзер үк әзерләргә кирәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас