+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
5 август 2024, 05:25

Яшь галимнәргә юл ачык!

Республикада дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә соңгы биш елда Башкортстан фәне дөнья югарылыгына чыкты.

Яшь галимнәргә юл ачык!Яшь галимнәргә юл ачык!
Яшь галимнәргә юл ачык!


     Бүген Русиянең мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерә: алымнар, законнар үзгәрә, хезмәт базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, кадрлар әзерләүнең ил системасы формалаша. Башкортстанда да үзгәрешләр, яңалыклар бихисап.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге

     2019 елда Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелде. Ә инде 2020 елда ул дөньякүләм дәрәҗәдәге үзәккә әверелде. Декабрьдә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге федераль статус алды. Конкурста җиңү – мәгариф һәм фәнне үзгәртү юлында җитди адым булды.
     Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең төп бурычы – партнерлыкның төрле формалары аша югары технологияле продуктлар булдыру максатыннан фәнне, мәгарифне һәм бизнесны берләштерү.
Дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге төбәк үсешенең куәтле драйверына әйләнеп, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә этәргеч бирә һәм талантларны ача.
     Хәзерге вакытта Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә яшьләрнең 18 лабораториясе эшли. 2021 елда генетика, материаллар, фотоника һәм нанотехнологияләр өлкәсендә 6 яңа лаборатория ачылды. Моңа федераль бюджеттан 261 миллион сум бүлеп бирелде. 2023 елда фәннең төрле өлкәләрендә тагын 10 лаборатория ачылды, аларның эше өчен янә 65 миллион сум бүлеп бирелде.
     2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы яшь галимнәргә ярдәм чаралары буенча Русия Федерациясе субъектлары рейтингында өченче урынны алды.

     “Соңгы елларда икътисадны ныгыту, санлаштыру һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүнең әйдәп баручы көче буларак фәннең роле никадәр үсүен күрәбез. Әлбәттә, төбәкнең идарә командасы өчен фәнни-тикшеренү эшенә ярдәм итү – бик мөһим бурыч”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Фән сәгате” форматындагы киңәшмәдә.

      Соңгы елларда республикада галимнәргә яңа ярдәм чаралары булдырылды. Алар арасында фәнни стажировкаларны, яшь галимнәрнең һәм югары уку йортлары укытучыларының торак шартларын яхшыртуны атап үтәргә мөмкин.
     – Безнең факультетның барлык яшь галимнәре инде берничә тапкыр илебезнең әйдәп баручы фәнни учреждениеләрендә квалификация күтәрде. Мондый стажировкалар хезмәткәрләргә тикшеренү ысуллары турында яңалыклар белергә, тармакта кулланылучы заманча җиһазларда эшләргә мөмкинлек бирә. Бу яңа проектлар эшләү, гаризалар тапшыру һәм грантларда катнашу мөмкинлеге дә дигән сүз. Нәкъ менә шуннан соң бу мәсьәләдә эш активлаша, студентлар стартаплары барлыкка килә.
Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә керүче 5 фәнни-мәгариф оешмасыннан 15 галим Һиндстанда стажировка үтте. Алар – республиканың иң зур медицина, нефть, фән һәм технологияләр, аграр уку йортлары вәкилләре, шулай ук, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган институт хезмәткәрләре.
Стажировка программасында Һиндстанның иң яхшы югары уку йортларында биотехнология, авыл хуҗалыгы, фармацевтика фәннәре, информатика, инженерлык механикасы һәм электроника лабораторияләрендә һәм кафедраларында булу каралган иде. Алар арасында бу илнең иң танылган һәм абруйлы югары уку йортларының берсе Дәһли университеты бар, ул тотрыклы рәвештә дөньяның топ-500 уку йорты исәбенә керә. Шулай ук, Дәһлидә урнашкан Джавахарлал Неру университеты да Һиндстанның 20 алдынгы югары уку йортларының берсе. GLA университеты – медицина һәм фармакология өлкәсендәге казанышлары белән танылган иң зур хосусый югары уку йорты.
Әлеге стажировкаларның максаты – галимнәребезнең дөнья фәненә мөмкин кадәр ныграк кереп китүенә, чит ил коллегалары белән белем һәм тәҗрибә уртаклаша алуына һәм әлеге белемнәрне икътисадны ныгыту һәм республика халкы файдасына юнәлтүгә булышлык итү.
     Яшь галимнәрнең, укытучы-тикшеренүчеләрнең әйдәп баручы фәнни оешмаларда стажировкалар узуын оештырган өчен дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген төзегән республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, – диде Башкорт дәүләт аграр университетының азык-төлек технологияләре факультеты деканы Игорь Газиев.

Вузара кампус

     Югары уку йортларын берләштерүче кампус булдыру – Башкортстанның мәгариф һәм икътисад өлкәләрен үстерүдә зур адым.
Быел Уфада вузара студентлар кампусының беренче чираты ачылды. Бина Евразия фәнни-мәгариф үзәге өчен махсус төзелде. Кампусны ачу тантанасында видеоэлемтә режимында Русия Президенты Владимир Путин катнашты.

     – Без вузара студентлар кампусы проекты өстендә озак эшләдек, ул безнең республиканың югары белем һәм фән системасы өчен зур әһәмияткә ия. Минем фән өлкәсендә эшләүче барлык директорларга, коллегаларга бу эш өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм Русия Федерациясе төбәкләренең фәнни-технологик үсешенең беренче милли рейтингында безнең республиканың, дүртенче урынны алып, әйдәүче биш төбәк исемлегенә керүен искәртәсем килә. Бу безнең республиканың бик җитди фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе турында сөйли. Мин өч ел элек илебез Президенты Владимир Путинга кампус төзелешенә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттем. Ул безне хуплады. Без бик катлаулы конкурста катнаштык, чөнки күп кенә төбәкләр үзләренең фәнни, студентлар шәһәрчекләрен үстерү белән кызыксына. Бу – зур җитди проект, ул республикабызда югары белемне, фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк. Миңа калса, бу студентлар өчен бик кирәкле мохит булачак, – диде Радий Хәбиров.

Фундаменталь медицина институты

     Күптән түгел Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) Фундаменталь медицина институты урнашкан яңа корпусын ачуда катнашты. Корпус ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проектының “Приоритет-2030” федераль программасы кысаларында төзелде.
Яңа институтта биология, медицина һәм биоинженерия өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләр алып баручы белгечләр эшли. 3 мең квадрат метр мәйданлы өч катлы бинада алты заманча лаборатория урнашкан. Биредә 39 яшькә кадәр яшь галимнәр эшли, эзләнүләргә студентларны да җәлеп итәчәкләр.
Радий Хәбиров БДМУ хезмәткәрләрен һәм студентларын Фундаменталь медицина институты ачылу белән котлады һәм югары уку йортының федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашуын билгеләп үтте.
     – Безнең медицина университеты Идел буе федераль округының һәм, гомумән, Русия Федерациясенең медицина белеме бирү флагманнарының берсе булып тора. Ул “Приоритет-2030” программасы кысаларында проектларны уңышлы тормышка ашыра, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнаша, студентлар кампусы резиденты булып тора. Иң мөһиме – яхшы нәтиҗә күрсәтә, – диде Радий Хәбиров.
     Төбәк җитәкчесе университет укытучыларына һәм студентларына коронавирус пандемиясе белән көрәштә актив булган, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларга югары квалификацияле ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Фундаменталь медицина институтын ачу тантанасында БДМУ коллективын Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да сәламләде.
     Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев республика Башлыгына булачак табибларга хәстәрлекле мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк галимнәренең Русия медицинасы үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Фото рәсми чыганаклардан алынды.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас