+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 август , 15:50

Быел 1 сентябрьгә акча биреләме?

Шәп булыр иде.

Быел 1 сентябрьгә акча биреләме?
Быел 1 сентябрьгә акча биреләме?
2021 елда мәктәпкә түләү турында апрельдә үк билгеле булды: Владимир Путин аны Федераль җыелышка Юллама вакытында анонслады. Быел Президент Юлламасында бу хакта сүз бармады, әмма бу мәсьәләне аның «Бу безнең гаилә» конкурсында җиңүчеләр белән очрашуында күтәрделәр. Аларның берсе ул вакытта мәктәпкә әзерләнүгә Ана капиталының калдыкларын бүлеп бирергә тәкъдим итте. Әгәр аның төп өлеше сарыф ителгән булса, ләкин исәбендә әле зур булмаган сумма ятса, шул акчаларны баланы мәктәпкә әзерләүгә тоту мәсьәләсен карауны сорады.

Владимир Путин ул вакытта гаиләләргә бу акчаларны түләргә тәкъдим итте. Президент белдерүеннән соң, Татьяна Голикова бу карарны гамәлгә ашыру өчен законнарны үзгәртергә кирәк булачак, дип хәбәр итте. Тиешле төзәтмәләрне депутатлар кабул иткән инде, хәзер аларны Федерация Советы расларга тиеш, ә Президент имзалаганнан соң, яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк.

— Бу опциядән агымдагы елда ук файдаланырга мөмкин булачак, - диде Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина.
Ул Президент әлеге канунны имзалаганнан соң ук эшли башлаячак һәм ул бастырылачак, дип белдерде.

Әлегә башка өстәмә акча вәгъдә ителми.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: