+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 август 2024, 11:48

Авылга эшкә кайтучылар 1 миллион сум ала!

Соңгы биш елда республикада яшь укытучылар өчен башка күпсанлы дәртләндерү чаралары да булдырылды

bashinform.ru Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә балалар белән очрашуда (2023 ел)bashinform.ru Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә балалар белән очрашуда (2023 ел)
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә балалар белән очрашуда (2023 ел)Фото:bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның идарә командасы килешеп һәм нәтиҗәле эшли. Төбәктә мәгариф һәм фән тармаклары үсешенә аерым игътибар бирелә. Төбәк җитәкчесе һәм аның идарә командасы тарафыннан бүген яшьләргә һәрьяклап күрсәтелүче ярдәм киләчәктә, һичшиксез, үзенең мәртәбәле җимешләрен бирәчәк.

Соңгы елларда Башкортстанда мәгарифне үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы адымнар ясалды: матди-техник база яхшыртылды, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен дәртләндерү чаралары булдырылды, илдә мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар кертелде.

– Безнең өчен мәгарифне үстерү – төп өстенлекләрнең берсе. Кайда гына булса да – ерак авылларда да, шәһәрнең яңа районнарында да балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар булдыру – беренчел бурыч, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге булдырылды. Бүген ул Русиядә иң алдынгы һәм нәтиҗәле үсешүче үзәкләрнең берсе. Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында студентлар кампусының беренче чираты сафка кертелде.

Фәнгә грант ярдәме күрсәтү җәһәтеннән узган елда Башкортстан яшь галимнәргә булдырылган ярдәм чаралары буенча федераль рейтингта өченче урынны алды. Фәнгә, шул исәптән яшь галимнәргә, ярдәм күрсәтү максатында 855 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Яшь аспирантлар һәм фән кандидатларының 60 проекты хупланды. 133 яшь фәнни-педагогик хезмәткәр торак шартларын яхшыртты, 498 кеше әйдәп баручы уку һәм фәнни учреждениеләрдә стажировка үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан билгеләнгән өстенлекле бурычларга ярашлы, республика колледжларының матди-техник базасын яхшырту да дәвам итә. 30 ел эчендә беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга 2 ел рәттән 500 миллион сум бүленә, 22 колледж бинасы ремонтланган. Тулай торакларга да аерым игътибар бирелә, 24 меңгә якын студент өчен уку шартлары яхшыртылды.

Яшь укытучыларны авылга җәлеп итү максатында да колачлы чаралар гамәлгә ашырыла. 2019 елдан башлап яшь укытучыларга ел саен грантлар бирелә. Узган елда 150 яшь авыл укытучысы һәрберсе 690 мең сум күләмендә акча алды. 2020 елдан Башкортстанда “Авыл укытучысы” федераль программасы эшли, анда катнашучы 150 укытучы 1 миллион сум күләмендә ярдәм алды.

“Авыл укытучысы” программасының максаты – яшь укытучыларны авыл җиренә эшкә җәлеп итү. Авыл мәктәбенә эшкә килергә карар иткән педагоглар бер миллион сум ала. Шул ук вакытта, программада катнашучылар укытучы булып яңа урында кимендә 5 ел эшләү йөкләмәсен дә ала һәм аларның укыту йөкләнеше атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.

Светаның шәхси архивы Караидел районыннан “Авыл укытучысы” программасында катнашучы Светлана ЗакироваСветаның шәхси архивы Караидел районыннан “Авыл укытучысы” программасында катнашучы Светлана Закирова
Караидел районыннан “Авыл укытучысы” программасында катнашучы Светлана ЗакироваФото:Светаның шәхси архивы

Светлана Закирова М. Акмулла исемендәге БДПУда инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча белем алган. Университетны тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең бер мәктәбенә эшкә урнашкан, 2022 елда исә “Авыл укытучысы” программасына кушылган.

– 2022 елда иремнең туган ягы – Караидел авылында инглиз теле укытучысы вакансиясе барлыгы турында белдем, шуннан соң “Авыл укытучысы” федераль программасы буенча конкурста катнашу өчен документлар тапшырдым һәм, конкурста җиңеп, үз белгечлегем буенча Караидел районының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшкә күчтем, – ди Светлана Радик кызы. – Мине мәктәптә генә түгел, авыл һәм районда да бик җылы кабул иттеләр. Биредә кешеләр бик ярдәмчел, ә укучылар тәртипле, әдәпле һәм тырыш.

Альбинаның шәхси архивы Балтач районында “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләүче Альбина НаймушинаАльбинаның шәхси архивы Балтач районында “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләүче Альбина Наймушина
Балтач районында “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләүче Альбина НаймушинаФото:Альбинаның шәхси архивы

Балтач районында да “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләүчеләр бар. Дүртөйле районында туып-үскән, Бөредәге педагогия университетында югары белем алган Альбина Наймушина бүген Балтач районының Шавъяды авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы һәм директор вазыйфаларын башкара, “Авыл укытучысы” программасы буенча эшли.

Укытучы белдерүенчә, аны җылы кабул иткәннәр. Альбина Шамил кызы бирегә эшкә килүенә бик канәгать.

– Республикабызда яшьләргә ярдәм итү буенча бихисап программалар эшли. Шуларның берсе – “Авыл укытучысы”. Әлеге программаны булдырган ил, республика җитәкчелегенә мин бик рәхмәтле. Мондый ярдәм без – яшьләр өчен бик мөһим, – ди Альбина Шамил кызы.

Чынлап та, авылларга тырыш, югары белемле, көчле яшьләрнең эшкә кайтуы бик шатлыклы күренеш. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә кертелгән күпсанлы программалар, грантлар, башка ярдәм һәм дәртләндерү чаралары моңа зур этәргеч булып тора. Илебез киләчәге яшьләр кулында һәм республикада моны ныклы аңлау бар!

Читайте нас