Республикада урта һөнәри белем бирү системасы бик актив үсешә, чөнки кадрлар әзерләү мәсьәләсе икътисад өчен бик мөһим булып тора. Ул системалы һәм планлы рәвештә хәл ителә.
2022 елда гамәлгә кертелгән һөнәри белем бирү оешмаларын этаплап комплекслы яңарту кысаларында 2 ел эчендә республиканың 20 колледжында 24 меңгә якын бала ремонтланган уку корпусларында белем алу мөмкинлегенә ия булды. Быел колледжларның 15 уку бинасына капиталь ремонт үткәрү максатында 330 миллион сумнан артык акча бүленгән. Колледжларның матди-техник базасын ныгыту, шул исәптән федераль субсидияләр исәбенә башкарыла.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәнәгать һәм социаль өлкә өчен профессиональ кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. 2022 елда ул, моның мөһимлеген аерым ассызыклап, Урта һөнәри белем бирү буенча республика советын формалаштырды. Аннары колледжларны модернизацияләү буенча эзлекле эшкә башлангыч бирде. Аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә 2030 елга кадәр – 4 миллиард сум, ягъни ел саен 500әр миллион сум бүлү планлаштырылды.
Шул ук вакытта, Башкортстан Башлыгы колледжларның матди-техник базасын яңартуга грантлар булдыру башлангычы белән чыкты: конкурста җиңгән өч уку йорты ел саен республика бюджетыннан 30ар миллион сум ала. Шулай ук, Радий Хәбиров республика Башлыгы стипендиясен алучылар санын 107дән 150гә кадәр арттырды. Стипендия күләме 5000 сум тәшкил итә. Тагы да төбәк җитәкчесе иң яхшы педагоглар һәм производствода белем бирү осталары өчен грантлар булдырды. Әйтик, 2022 елда шундый 10 грант бирелгән, ә узган елдан аларның саны 20гә кадәр артты.
Биш ел эчендә республика колледжларында заманча җиһазландырылган 188 яңа остаханә барлыкка килде. Әлеге күрсәткеч буенча республика Русиянең иң яхшы 5 төбәге исемлегенә керде.
“Колледжларда уку абруйлыга әйләнде, – диде Радий Хәбиров. – Аларны Башкортстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты сайлый. Бу уку йортларына ихтыяҗ арта бара, алар иңендә икътисадның төрле тармаклары өчен
квалификацияле кадрлар әзерләү буенча зур җаваплылык ята. Һәм әлбәттә, кызлар-егетләр яхшы, заманча шартларда белем алырга һәм яшәргә тиеш”.
Шундый уку йортларының берсе – Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы Башкортстан яшьләре арасында зур популярлык казана. Былтыр Дим районында капиталь ремонттан соң аның уку корпусы үз ишекләрен ачты. Бинаны 2022-26 елларга Башкортстанда урта һөнәри белем бирүне үстерү стратегиясе буенча колледжларның матди-техник базасын модернизацияләү кысаларында яңарттылар.
Үткәрелгән ремонт монда “Янгын хәвефсезлеге” һәм “Коткару эшләре” белгечлекләре буенча яңа заманча остаханәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Эшләрнең бәясе 56 миллион сум тәшкил иткән: эшчеләр фасадны, керү төркемен, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын, спорт һәм актлар залларын, түбә, ашханә, коридорлар һәм холларны, санузелларны ремонтлаган, тәрәзәләрне һәм электр белән тәэмин итү системасын алыштырган. Якындагы елларда инфраструктураны яңартуны дәвам итәчәкләр.
Өстәвенә, уку корпусы базасында янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләү төбәк үзәге булдырылачак, анда укучылар, студентлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белем алачак.
“Яңа икътисад өчен эшче кадрлар әзерләү урта һөнәри белем бирү өлкәсен үстерү һәм модернизацияләүне өстенлекле бурычлар рәтенә куя. Безнең уку йорты өчен үткән ел үзенчәлекле булды, чөнки модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында бүленгән акчалар безгә Дим районындагы уку корпусын яңартырга ярдәм итте, аның базасында студентларны яңа перспектив һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укыту күздә тотыла. Моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез!” – ди уку йорты директоры Игорь Нуйкин.
Колледжда белем алучылар да аның турында тик яхшы фикерләр генә белдерә. “Текә колледж, җиһазландыру югары дәрәҗәдә, укытучылар составы югары квалификацияле!” – дип язган Евгений. “Уфада иң яхшы технология колледжы! Ашханә, буфет һәм тренажер залы бар. Укыту сыйфаты бик югары”, – ди Әлфия. “Заманча колледж, яхшы укытучылар, лабораторияләр. Хезмәт базарында алар биргән белемгә ихтыяҗ зур”, – дигән фикерне әйткән Ирина Куванина. “Колледж бик яхшы, матур, эчтән бөтенләй яңа, бик яхшы укытучылар, гомумән, барысы да югары дәрәҗәдә!” – дип соклану белдергән Артур социаль челтәрләрдә.
Әйткәндәй, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы Русиянең иң яхшы урта һөнәри белем бирүче 100 учреждениесе исәбенә кергән.