+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 август 2024, 12:10

Башкортстанда "Профессионаллар" булырга тиеш

17 августта республика җитәкчесе Радий Хәбиров Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжында булды.

Башкортстанда "Профессионаллар" булырга тиешБашкортстанда "Профессионаллар" булырга тиеш
Башкортстанда "Профессионаллар" булырга тиеш
Төбәк Башлыгы яңартылган корпусның уку лабораторияләрен карады һәм «Профессионаллар» чемпионаты хәрәкәте җиңүчеләре белән очрашты.

Ул  «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында заманча җиһазландырылган остаханәләрдә булды. Сүз фотостудия, график дизайн һәм веб-дизайн остаханәләре турында бара.

Төбәк җитәкчесе челтәр инфраструктурасы объектларын монтажлау һәм көйләү буенча укыту остаханәсендә сыйныфларны карады, укытучылар составы белән аралашты һәм коллективка яңа уку елында уңышлы эш теләде.

Шулай ук, республика Башлыгы 2023 елда «Профессоналитет» федераль проекты кысаларында яңартылган корпуста булды. Фасадны һәм андагы биналарны ремонтлаганнан соң, 11 заманча уку лабораториясе оештырылган.

Башлангыч сыйныфларны укыту лабораториясендә Радий Хәбиров кабинетларның матди-техник базасын бәяләде һәм мәгариф өлкәсендә IT-продуктларны куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.

Радий Хәбиров «Профессионаллар» чемпионаты хәрәкәте җиңүчеләре белән аралашты. Республика җитәкчесе яшь белгечләрне «Патриот» хәрби-патриотик паркында очрашырга чакырды.

Башкортстан Башлыгы шулай ук республиканың урта һөнәри белем бирү йортларына зур игътибар бирәчәген билгеләп үтте.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас