+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 Августа 2024, 08:30

Мәктәпләр яңа автобуслар алды

Бүген Стәрлетамакта Радий Хәбиров республиканың 12 районыннан һәм 3 шәһәреннән килгән мәктәп директорларына 17 яңа мәктәп автобусы ачкычларын тапшырды.

Мәктәпләр яңа автобуслар алдыМәктәпләр яңа автобуслар алды
Мәктәпләр яңа автобуслар алды
"1 сентябрь алдыннан без мәктәп автобусларын тапшырырга булдык. Республикада, ялгышмасам, 52 мең бала мәктәп автобусларында йөри. Бу зур армия. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме, хәвефсезлек булсын. Ә ул - яңа, яхшы автобуслар һәм, әлбәттә, безнең машина йөртүчеләр. Шуңа күрә бүген мин зур канәгатьлек белән автобус ачкычларын тапшырам. Авариясез яхшы йөрүегезне телим, чөнки ишетеп кенә белмим, мәктәп йөртүчесе зур әһәмияткә ия. Ул иртән балаларны каршы ала, мәктәптән соң илтә, алар белән сөйләшә һәм музыканы кабыза. Бу чынлыкта бик мөһим. Мин хөрмәтле мәктәп директорларын якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим. Бәйрәм белән сезне", - диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе 26 урынга исәпләнгән ПАЗ "Вектор NEXT" маркалы яңа буын автобусларның берсен карап чыкты һәм водитель белән аралашты.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас