2019 елдан ул илнең Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре булган 108 мәктәбе санына керә. Берничә тапкыр «Русиянең иң яхшы 500 мәктәбе» һәм «Башкортстанның иң яхшы 30 мәктәбе» санына, мәҗбүри предметларның БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр унлыгына керде. Быел гимназиянең икенче корпусын реконструкцияләү төгәлләнеп килә һәм укучылар яңартылган бинага барачак. Бүген эш сәфәре кысаларында уку йортында республика Башлыгы Радий Хәбиров та булды.
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов аңлатканча, гимназиянең икенче корпусы реконструкциядән соң 750 укучыга һәм 120 тәрбияләнүчегә исәпләнгән. Сигез блоктан тора: дүрт катлы ике уку бинасы, ике спорт бинасы, йокы корпусы, ашханә, актлар залы, мәктәпкәчә бүлек, спорттан кала барлык блоклар җылы кичү - галерея белән тоташтырылган.
«Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча реконструкция кысаларында 4 мобиль информатика кабинеты, 2 стационар информатика кабинеты, 55 интерактив панель сатып алынган.
Гимназия директоры Риф Таҗиев сүзләренә караганда, 1983 елдан 2-11 сыйныфларда укучылар инглиз телен тирәнтен өйрәнә.
Радий Хәбиров заманча җиһазланган берничә уку кабинетын карады, укытучылар һәм ата-аналар белән аралашты. Алар уку йортының шундый матур һәм функциональ бина алуы өчен зур рәхмәт белдерде.
"Объектның бәясе миллиард сумнан артык. Аңлашыла, 50%тан артыгы - федераль финанслау. Мәктәп бик яхшы, уңайлы килеп чыкты, мәктәпкәчә бүлек бар. Гомумән, бу Стәрлетамакның гына түгел, республикабызның да зур мәктәпләренең берсе. Әле әти-әниләр, укытучылар белән аралаштык, барысы да бик канәгать. Мин балаларымны да монда алып килер идем. Яхшы коллектив, яхшы шартлар. Безнең мәктәпләр менә шундый булырга тиеш", - диде Радий Хәбиров.