+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 август , 10:05

Мәгариф – күтәрелештә!

Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында укытучыларның республика август киңәшмәсе үтте. 17 августта Стәрле­тамакта үткән Мәгариф буенча республика август киңәшмәсе алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1нче гим­на­зиянең яңартылган корпусын карады. Элек анда “Каенкай” шифа­ханә-про­филакторие булган. Бина 2024 елда төзеклән­дерел­гән, ул 750 укучыны һәм 120 балалар бакчасында тәрбия­ләнү­чене кабул итә­чәк. Мәктәп 2 сентя­брь­­дә ишекләрен ачачак.

Мәгариф – күтәрелештә!
Мәгариф – күтәрелештә!
Гимназиядә Радий Хәби­ров стоматология кабинетын карады. Заман­ча җи­һаз­лан­дырылган бинада табиблар балаларны һәм укытучыларны кабул итәчәк. Шулай ук республика җитәк­чесе актлар залында, башлангыч сыйныф, хезмәт һәм психологик ярдәм бүлмә­ләрендә булды.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында мәк­тәптә яңа җиһазлар: мобиль һәм стационар информатика кабинетлары, интерактив панельләр һәм лазер принтерлары урнаштырылган. Радий Хәбиров биналарны җиһазландыру белән танышты, анда укучылар IT-өлкәдә беренче адымнарын ясаячак.

Мәгариф буенча республика август киңәшмәсе алдыннан Радий Хәбиров шулай ук мәгариф учреж­дениеләре директорларына 17 яңа автобустан ачкыч­лар тапшырды.

– 1 сентябрь алдыннан без мәктәп автобуслары тапшыруга бик шат. Уку көне республикадагы 52 меңнән артык бала өчен мәктәп автобусыннан башлана. Иң мөһиме — алар­ның хәвефсезлеге. Ә хә­веф­сезлек – ул яңа, яхшы автобуслар һәм профессиональ машина йөртүчеләр. Шуңа күрә яңа техниканың ачкычларын бик теләп тапшырам. Юлда авария­ләр­сез йөрүегезне телим, чөнки мәктәп автобусы водителе­нең эше бик җаваплы, – диде Радий Хәбиров.

2019-24 елларда респуб­ликаның мәктәп автопарклары 700 автобуска тулыланган. Шуларның 253е төбәк бюджеты исәбенә һәм 447се федераль акчага сатып алынган.

Радий Хәбиров мәктәп белеме һәм туклануны оештыру казанышлары күргәз­мәсен дә карады. Ул Стәр­ле­тамакның 23нче полилингваль күппрофильле мәктәп базасында оештырылган, анда Мәгариф буенча республика киңәш­мәсенең пленар утырышы узды.

Төбәк җитәкчесе “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2024” Бөтенрусия конкур­сының республика этабында җиңү­челәр — туклану операторлары күргәзмәсе белән танышты.

Шулай ук Башкортстан Башлыгына республика мәктәп мәгарифе казанышлары күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, 23нче полилингваль күппрофильле мәк­тәпне карады, ул “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елда ачыл­ган. Биредә ике сменада 2607 бала белем ала.

Радий Хәбиров мәга­риф буенча республика киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады. Быелгы август киңәш­мәсенең темасы – “Төбәк мәгариф системасының стратегик ориентирлары”.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында республика мәгариф системасын үсте­рү­дәге төп бурычларны билгеләде. Педагогик бер­ләшмә эшчәнлегендәге төп өстенлекләрнең берсе – махсус хәрби операциягә ярдәм итү.

– Укытучылар өчен бу барыннан да элек — безнең яшьләрнең акылы һәм рухы өчен көрәш. Чөнки СВО, асылда, илебез һәм безгә дошман булган Көнбатыш цивилизациясе арасында глобаль конфликтлы күре­неш­ләрнең төп ноктасы булып тора, – диде Радий Хәбиров. – Без хәрби әзерлек һәм патриотик тәр­бия өчен шактый үсешкән инфраструктура әзерләдек. Бу – “Патриот” паркы. Быел Стерлебаш районындагы “Орлёнок” балалар лагере базасында “Патриот”ның филиалын файдалануга кертәчәкбез. Киләсе елда Кыйгы районында тагын бер филиалны, ә соңрак Баймак районында да эшләтеп җибәрәчәкбез. Бурыч – барлык өлкән сыйныф укучылары һәм колледж студентлары “Патриот” паркында биш көнлек курслар узарга, кирәкле белем алырга тиеш.

Башкарылган эшкә йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, мәгариф сыйфаты белән идарә итүнең төбәк механизмнарын бәяләү буенча республика төбәкләр рейтингында 2020 елдагы 71нче урыннан 2022 ел нәтиҗәләре буенча 17нче урынга күтәрелгән. 2024 елда Башкортстан Идел буе федераль округының мәк­тәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиада нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керде, мәктәп укучылары арасында Бө­тен­русия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призёрлар саны буенча алтынчы урынны алды.

2024 елда Башкортстанда БДИ нәтиҗәләре буенча йөз баллы эшләрнең рекордлы саны теркәлде – 155. Бу үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек күбрәк. Шунысы мөһим, соңгы биш елда республика БДИны объектив үткәрүдә “яшел зонада” кала.

– Салган тырышлыгыбыз мәктәп­ләрдә белем бирү сыйфатының яхшыруына китерә, – диде Радий Хәбиров. – Бу шул исәптән мәгариф системасының матди базасын үстерү буенча үткәргән зур эш нәти­җәсе. Биш ел эчендә 22 меңнән артык урынга 44 мәктәпне файдалануга тапшырдык. Берләштерелгән объектларны исәпкә алып, 9173 урынга 65 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Быел Уфада “Йондоз” белем бирү үзәген, Иглин районының Иглино авылында 1225 урынлык мәктәпне һәм Туймазыда 500 урынлык 5нче урта мәктәпне файдалануга тапшырачакбыз. Концессион килешүләр кысаларында җиде зур мәктәп төзибез. Президент программасы ярдәмендә ике ел эчендә 53 мең бала укыган 140 мәктәп бинасына капиталь ремонт ясадык. Бу максатларга федераль бюджеттан 6,5 миллиард сум, республика казнасыннан 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Быел 31 мәк­тәпне ремонтлый башладык, шуларның алтысы быел ук, ә 25е киләсе елга ишекләрен ачачак.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, Русия Президенты Владимир Путин балалар бакчаларын төзекләндерү буенча федераль программа башлангычы белән чыкты. Республика анда катнашуга 159 гариза биргән дә инде.

– Башкортстанның 19 колледжы “Профессионалитет” федераль проектында катнаша. Шунда ук зур акчалар килә, һәм уку йорты тулысынча үзгәрә – экосис­тема, экстерьер, интерьер, уку базасы яңартыла, яңа оста­ханәләр, лабо­ратория­ләр барлыкка килә, – диде Радий Хәбиров. – Сәнәгать предприятиеләренә эшче куллар җитешми. Ә колледжлар – икътисадны кадрлар белән турыдан-туры тәэмин итүче. Шуңа күрә хәзер бу стратегик мөһим юнәлеш.

Республика җитәкчесе полилингваль белем бирүне үстерү мәсьә­ләләрен аерым игътибар үзәгенә алды. Башкортстанда урыс, башкорт, татар һәм мари телләрендә белем бирүче сигез полилингваль мәктәп эшли. Планда – чуваш һәм удмурт гимназияләрен эш­ләтеп җибәрү. Төбәк Башлыгы республиканың Финанс министрлыгына Нефтекамада полилингваль күппрофильле мәк­тәптә интернат булдыру өчен акча табарга кушты.

Педагогларның хезмәт шартларын яхшырту турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров 2025 елдан укытучыларга берлектәге финанслау шартларында рес­публиканың шифаханә-курорт учреждениеләренә ике атналык юллама бүлергә тәкъдим итте. Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга бу мәсь­әләне хәл итәргә һәм бер ай эчендә тәкъдим­нәрен тапшырырга кушты.

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова мәгариф өлкәсен үстерү буенча мөһим законнар чыгару башлангыч­лары турында сөйләде.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин чыгышында тармак үсешенә нәтиҗә ясады, 2030 елга кадәр бурыч­ларны билгеләде.

Уфа дәүләт нефть техник универ­ситетының 83нче Инженерлык лицее директоры Алла Цыбина педагоглар исеменнән федераль үзәккә һәм Башкортстан җитәкчелегенә, Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм муниципалитетлар хаки­мия­тләренә төбәкнең мәга­риф системасын үстерүгә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Киңәшмә азагында Радий Хәби­ров педагогик берләшмәгә конструктив диалог өчен рәхмәт белдерде, дәүләт бүләкләре, шулай ук, “Баш­корт­станның ел укытучысы” конкурсы лауреатларына һәм финалистларына премияләр тапшырды.

Төбәк җитәкчесе бил­геләп үтү­ен­чә, дискуссия барышында әйтелгән барлык йөкләмәләр йомгаклау протоколында чагылыш табачак. Радий Хәбиров мә­гариф буенча киләсе ки- ңә­ш­мәне шулай ук күчмә итәргә һәм аны Бөредә уздырырга тәкъдим итте.

– Асылда, хәзер күптәнге традицияне яңартабыз, төрле районнарда җые­лабыз. Бу муниципалитетлар үсешенә билгеле бер этәргеч бирә, – диде Радий Хәбиров журналистлар бе­лән әңгәмәдә. – Һәм, әлбәт­тә, укытучыларның һәм район мәгариф бүлек­ләре баш­лыкларының тер­ритор­ия­ләрнең уңышлы тәҗри­бәсе белән танышулары, аны үзләрендә таратулары мөһим.

Киңәшмәдән соң Радий Хәбиров Стәрлетамак күп­про­фильле һөнәри колледжында булды, яңар­тыл­ган корпусның уку лабо­рато­рияләрен карады һәм “Профессионаллар” чемпионат хәрәкәте җиңү­че­ләре белән очрашты.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: