Башкортстан “Профессионалитет” проектын актив үзләштерә, аның кысаларында киләсе елда 19 үзәк эшләячәк, аларны төзүгә 1,62 миллиард сумнан артык федераль субсидияләр җәлеп ителәчәк, республика бюджетыннан 860 миллион сумнан артык акча бүленәчәк.
Үзәкләр саны буенча безнең республика Русиядә 1нче урынны били. Әлеге проект эш бирүчеләрнең реаль ихтыяҗларыннан чыгып, белгечләрне максатлы әзерләүгә ярдәм итә. Компанияләр һәм предприятиеләр персоналны кабул итү структурасын һәм күләмен билгеләүдә, белем бирү процессы белән идарә итүдә һәм төбәк дәрәҗәсендә белем бирү программаларын эшләүдә актив катнаша.
“Профессионалитет” — колледжларда белем бирү программасы, ул сиңа үз төбәгеңдәге алдынгы предприятиедә югары квалификацияле белгеч булып үсешергә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Профессионалитет” проектына җәй башында үткән Һөнәри белем бирү буенча төбәк советы утырышында да аерым игътибар юнәлтте. Ул белдерүенчә, бу проект белем бирү өлкәсен һәм производствоны интеграцияләү бурычларын хәл итәргә ярдәм итә. Башкортстан колледжларының проектта катнашуы нәтиҗәсендә, төбәктә өстенлекле тармаклар буенча сигез үзәк булдырылды, ә киләсе елда тагын алты – өч мәгариф һәм өч мәгариф-җитештерү кластерын ачу планлаштырыла.
─ Барлыгы 14 кластерыбыз бар, алар саны
буенча без Русиядә әйдәүче урындабыз, ─– дип белдерде Радий Хәбиров. ─– Бу ─– колледжларның эш бирүчеләр белән системалы партнерлыгы нәтиҗәсе. “Профессионалитет” проекты кысаларында төбәккә барлыгы 1,15 миллиард сум федераль субсидияләр җәлеп ителде, предприятиеләр һәм безнең бюджет кертемнәре белән – ике миллиард
сумга якын.
Былтыр Башкортстанда игълан ителгән Педагог һәм остаз елында һөнәри белем бирүдәге казанышлары өчен колледжларга берәр миллион сумлык ун грант булдырганнар иде. Моннан тыш, уңышлы эшләүче урта махсус уку йортлары ел саен матди базаны һәм уку җиһазларын яңарту өчен 30 миллион сумлык грант ала. Иң яхшы укытучыларга һәм производствода белем бирү осталарына тагын 690 мең сумлык 20 грант бирелә.
Төбәк программасы кысаларында уку корпусларын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлауга 90 дәүләт колледжына дүрт ел эчендә 700 миллион сумнан артык акча бүленгән. Былтыр 12 колледжга ремонт, төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу өчен тагын 500 миллион акча бирелгән.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, урта һөнәри белем бирү системасы тәрбия мәсьәләләрен хәл итәргә, шулай ук яшьләрне тормышка әзерләргә тиеш. “Бүген патриотик тәрбиянең роле аеруча мөһим, –─ диде Радий Хәбиров. – Бу уку елыннан колледжларда тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр эшкә кереште. “Патриот” паркын терәк мәйданчык буларак актив кулланачакбыз. Биредә меңнән артык колледж укучысы хәрби әзерлек нигезләре буенча белем алган, һәм бу юнәлешне алга таба да киңәйтергә кирәк”.
Республика Башлыгы колледжларда укуның абруйлы булуын һәрдаим билгели. Аларны Башкортстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты сайлый. “Безнең бурыч – яшьләргә сыйфатлы белем һәм кирәкле һөнәр алу өчен шартлар тудыру”, –─ ди Радий Хәбиров.
Туймазы индустриаль колледжы да киләсе елга “Профессионалитет” проектына керергә җыена. Уку йорты Башкортстан бюджетыннан матди-техник базаны модернизацияләү өчен 30 миллион сум грант алган. Мондый колледжлар барлыгы өч.
─Безгә грантны республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе тапшырды. Бу акчаны машиналар төзү юнәлешендә белем бирү кабинетларын җиһазландыруга тотындык. Слесарь, эретеп ябыштыру җиһазлары, станоклар алынды, аңа кадәр алар урнаштырыласы кабинетлар ремонтланды. Шушы грант безгә эретеп ябыштыручылар белгечлеге буенча тагын бер төркем оештырырга мөмкинлек бирде. Элек бер төркем булса, хәзер икене укытабыз. Шулай ук, мебель фабрикалары өчен тегүчеләр төркемнәре санын да арттырдык. Монысы шәхсән Радий Хәбировның күрсәтмәсе буенча эшләнде, –─ диде колледж директоры Олег Гайсин.
Ул белдерүенчә, соңгы елларда колледжга укырга керергә теләүчеләр саны кискен арткан. Ә укуын тәмамлаучыларны эшкә алырга чират торалар. “Туймазыда, Октябрьскийда, Бәләбәйдә, башка шәһәрләрдә 15 партнерыбыз бар. “Автобетоновозлар заводы”, “ОЗНА” предприятиесе, “Апогей”, “Корона” мебель фабрикалары һәм башкалар безнең чыгарылыш студентларына өстенлек бирә”, ─– диде Олег Альвирт улы. Ул колледжны яңа үсеш баскычына чыгарган грант ярдәме өчен республика Башлыгына зур рәхмәт сүзләрен белдерә.
“Безнең колледжлар эш бирүчеләрнең таләпләреннән чыгып эш итә. Бу мәгариф һәм икътисад мәнфәгатьләрендә эшләнә”, – ─ диде Радий Хәбиров Һөнәри белем бирү буенча төбәк советы утырышында. Туймазы индустриаль колледжы мисалында да бу ачык чагыла.