+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 август 2024, 13:40

Фән кыяларын кыюлар яулый!

Республикада дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә соңгы биш елда Башкортстан фәне дөнья югарылыгына күтәрелде.

Фән кыяларын кыюлар яулый!Фән кыяларын кыюлар яулый!
Фән кыяларын кыюлар яулый!


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның идарә командасының эзлекле һәм тырышып эшләве нәтиҗәсендә республиканың югары уку йортлары дөнья фәне картасында үз урынын алды – республикада Уфа фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде, һәм эре федераль проектны гамәлгә ашырып, вузара кампус төзелде.


      Башкортстанда фән һәм мәгариф соңгы вакытта Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәген төзү, яшь галимнәргә грант бирү, Башкортстан югары уку йортларының матди-техник базасын ныгыту юнәлешләрендә үсә.
      Республикада галимнәргә яңа ярдәм чаралары булдырылды. Алар арасында фәнни стажировкаларны, яшь галимнәрнең һәм югары уку йортлары укытучыларының торак шартларын яхшыртуны атап үтәргә мөмкин.
      – Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм УДНТУ миңа грантларда катнашу өчен уникаль мөмкинлек бирде. 2022 елның декабрендә корпоратив идарә итү механизмнарын өйрәнү һәм интеллектуаль милекне коммерцияләштерү максатында Казан (Идел буе) федераль университетында яшь укытучылар өчен фәнни-белем бирү стажировкасы уздым. Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерүнең мөмкин булган перспектив юнәлешләре билгеләнде.
      2023 елда яшь белгечләр өчен торак шартларын яхшыртуга грант алдым. Ул ипотека бурычын өлешчә каплау өчен файдаланылды. Әлбәттә, мондый финанс ярдәме яшь галимнәр өчен бик мөһим, чөнки торак мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Әлеге программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яшьләргә үзләренең фәнни потенциалын үстерү һәм тормышка ашыру мөмкинлеге арта, – диде Уфа дәүләт нефть техник университетының “Гамәли экология” кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Юлия Вәлиәхмәтова.
      “Соңгы елларда икътисадны ныгыту, санлаштыру һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүнең әйдәп баручы көче буларак фәннең роле никадәр үсүен күрәбез. Әлбәттә, төбәкнең идарә командасы өчен фәнни-тикшеренү эшенә ярдәм итү – бик мөһим бурыч”, – диде Радий Хәбиров.
      Вузара кампус яшьләргә юл ача
      Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусы “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын һәм концессия килешүләрен кулланып, инновацион белем бирү мохите булдыру буенча федераль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелде.
Уфа дәүләт нефть техник университетының креатив индустрияләр һәм урбанистика лабораториясе галимнәре: “Шәһәр – ул мәгълүмати мохит системасы, анда барысы да һәрнәрсә белән бәйле”, – дип белдерә.
      Креатив индустрияләр һәм урбанистика лабораториясендә шәһәр төзелеше системалары эшчәнлегенең тормыш циклын системалы-структуралы модельләштерүнең методологик нигезләре, төрле дәрәҗәдәге территорияләрнең үсеш процессын бәяләү өчен технологик инструментлар эшләнәчәк, бу шәһәр системалары үсешенең төрле сценарийларын “санлы” вариантта кабатларга мөмкинлек бирәчәк.
      – Безнең лабораториядә бөтен Русиядә тиңе булмаган яңа, уникаль корал эшләнә. Башкортстан Русиядә “Дәүләт киңлек
мәгълүматлары системасы” бердәм санлы платформасын булдыру буенча лидерларның берсе һәм дәүләт программасын гамәлгә ашыруның пилот төбәге булып тора, – ди УДНТУның креатив индустрияләр һәм урбанистика лабораториясе җитәкчесе Светлана Байморатова.
      – Без вузара студентлар кампусы проекты өстендә озак эшләдек, ул безнең республиканың югары белем һәм фән системасы өчен зур әһәмияткә ия. Фән өлкәсендә эшләүче барлык директорларга, коллегаларга бу эш өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм Русия Федерациясе төбәкләренең фәнни-технологик үсешенең беренче милли рейтингында безнең республиканың, дүртенче урынны алып, әйдәүче биш төбәк исемлегенә керүен әйтеп үтәсем килә. Бу безнең республиканың фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе бик җитди булуы турында сөйли. Мин өч ел элек илебез Президенты Владимир Путинга кампус төзелешенә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иттем. Ул безне хуплады. Без бик катлаулы конкурста катнаштык, чөнки күп кенә төбәкләр үзләренең фәнни, студентлар шәһәрчекләрен үстерү белән кызыксына. Бу – зур, җитди проект, ул республикада югары
белемне, фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк. Миңа калса, бу студентлар өчен бик кирәкле мохит булачак, – диде Радий Хәбиров.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.
Фотолар рәсми чыганаклардан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас