+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 август 2024, 09:20

Беренче сыйныфка 48 мең укучы барачак

2 сентябрьдә Башкортстан мәктәпләрендә Донбасстан килгән 200 бала, шулай ук террорчылыкка каршы операция уздырылган районнардан эвакуацияләнгән балалар өчен дә дәресләр башланачак.

Беренче сыйныфка 48 мең укучы барачакБеренче сыйныфка 48 мең укучы барачак
Беренче сыйныфка 48 мең укучы барачак

Бу хакта бүген Хөкүмәтнең ЦУРда үткән оператив киңәшмәсендә республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Мәгариф министрлыгы башлыгы, быел Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар республиканың барлык мәктәпләрендә 2 сентябрьдә узачак, дип өстәде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, аларда төбәк Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, урындагы үзидарә органнары вәкилләре, мәртәбәле кунаклар катнашачак.

Барлыгы, Илдар Мәүлетбирдин сүзләренчә, республикада яңа уку елын ярты миллионнан артык укучы башлаячак, шуларның 48 меңгә якыны - беренче сыйныф укучысы.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас