Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә мәгариф һәм фән тармаклары үсешенә аерым игътибар бирә. Соңгы елларда Башкортстанда мәгарифне үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы адымнар ясалды: матди-техник база яхшыртылды, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен дәртләндерү чаралары булдырылды, илдә мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар кертелде. Мәгариф өлкәсе һәрвакыт камилләштерелә: вакыт белән сыналган укыту системасы нигез буларак алына һәм аңа яңа технологияләр һәм методикалар өстәлә бара. Республикада бихисап мәктәп һәм балалар бакчалары төзелә, искеләре ремонтлана.
Мәгариф өлкәсендә мөһим эш юнәлешләренең берсе – мәгарифтән файдалану мөмкинлеген үстерү. Соңгы биш елда Башкортстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде, шулай ук гамәлдәге уку йортлары модернизацияләнде, дистанцион укыту һәм онлайн-платформалар үсеште.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән 2019-23 елларда 777 мәктәп бинасы ремонтланган. Мәктәпләрдә җылы бәдрәфләр урнаштырылды, шулай ук, азык-төлек блоклары, спорт заллары, мәктәп биналары комплекслы ремонтланды, электр белән җылытуга күчү башкарылды.
Мәгариф – һәрвакыт игътибар үзәгендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрдә дә ул төп темаларның берсе.
– Төп максатларыбызның берсе – барлык мәктәпләрне модернизацияләү, укучылар һәм укытучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Саннар ни сөйли?
2022-23 елларда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау буенча федераль программа кысаларында 37,6 мең урынлык 140 мәктәп бинасы ремонтланган (2022 елда – 21 мең урынлык 63 бина, узган елда – 16,6 мең урынлык 77 мәктәп бинасы).
Быел 31 мәктәп бинасында комплекслы капиталь ремонт эшләре башкарыла. Аларның алтысы 1 сентябрьгә файдалануга тапшырылырга тиеш. Калган 25 бинада ике еллык эшләр циклы планлаштырылган – аларны 2025 елның 1 сентябренә тәмамлау күздә тотыла.
2024-26 елларга бер еллык цикл исемлеге Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланды: агымдагы елда – 6, 2025 елда – 8, 2026 елда 35 бина ремонтланачак.
Башкортстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү дәвам итә. Узган елда республикада 5098 урынга исәпләнгән 8 мәктәп һәм 660 урынлык 3 балалар бакчасы ачылды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республика җәлеп ителгән федераль акчалар һәм ремонт үткәрелгән мәктәпләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды.
Бүген республика федераль акча җәлеп итү буенча Русиядә лидерлар өчлегенә керә һәм ремонтланган мәктәп биналары саны буенча – икенче урында.
2019 елдан Башкортстанда 48 яңа балалар бакчасы ачылды. Алар 7,5 меңгә якын баланы урыннар белән тәэмин итте. Бүген республикада 220 мең бала мәктәпкәчә белем алуга җәлеп ителгән, шул исәптән – 2 айдан 3 яшькә кадәр 38 мең бала.
Әбҗәлил районының Красная Башкирия авылындагы мәктәп үзенең данлыклы традицияләре белән билгеле. Биредә тотрыклы педагогик коллектив тупланган, һәр укытучыны үз эшенең остасы дип атарга мөмкин. Балаларның омтылышлары, остазларның белемнәре һәм зирәклеге уңышка китерә. Красная Башкирия укучылары үзләрен фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә күрсәтә, спортта җиңүләргә ирешә.
Тулы бәхет өчен бары тик бер нәрсә – мәктәп коллективының гына түгел, бөтен авыл халкының күптәнге хыялы булган заманча һәм матур бина гына җитми торган. Красная Башкирия авылы халкының хыялы тормышка аша башлады. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән бүген мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре кайный. Сүткәннән соң, элекке мәктәптән, әйтергә кирәк, бер каркас кына калган. Шулай итеп, яңа уку елына тагын бер авыл мәктәбе үзгәрәчәк.
Мәктәп – чын мәгънәсендә авылның йөрәге. Монда урындагы сабыйларның балачагы уза, авыл тормышындагы иң мөһим һәм тантаналы чаралар оештырыла. Авыл мәктәбе директорының да бөтен тормышы уч төбендәге кебек: аның һәр адымы күз алдында. Ә директор өчен мәктәп – аның тормышы дип әйтергә була. Аскын районының Петропавловка урта мәктәбе директоры Ирек Кадимов үзенә һәм коллегаларына карата таләпчән. Яшь белгеч 20 ел диярлек мәктәптә кайный, шуның ун елын – директор вазыйфасын башкара. Балаларның, хезмәттәшләренең уңышларына шатлану, хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә төшенкелеккә бирелмәү – Ирек Альберт улына хас сыйфатлар.
– Соңгы биш елда республикада мәгариф тармагы шактый алга китте. Дөресен әйтергә кирәк, элек безнең өлкәгә бу кадәр игътибар юк иде. Әле исә мәктәпләр төзелә, капиталь ремонтлана, аларга кирәкле җиһазлар кайтарыла. Районда Кубияз авылында яңа мәктәп төзелде. Әле район үзәгендә ике мәктәпкә капиталь ремонт ясыйлар. Радий Хәбиров укытучыларның матди ягын да кайгырта. Әйтик, сыйныф җитәкчеләренә акча билгеләнде. Мәктәп автобусы программасы үзе генә ни тора! Күрше авыллар балаларына уку учреждениесенә килеп җитү хәзер проблема түгел. Радий Фәрит улының башлангычлары бик күп. Ул аларны исән-имин ахырына кадәр башкарып чыга күрсен, – диде “Кызыл таң” гәзитенә эксклюзив әңгәмәсендә Ирек Кадимов.
Радий Хәбиров мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Президентыбыз Владимир Путин башлангычы белән оештырылган гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазландыру программасы – иң мөһим программаларның берсе. Ул кыска вакыт эчендә күпсанлы мәктәпләрне тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Балалар бакчалары, колледжлар һәм тулай тораклар буенча алдагы гаризалар кампаниясенә хәзер үк әзерләнергә кирәк.