+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 август 2024, 04:37

Мобиль кушымталар һәм өстәл уеннары ярдәмгә килә

Бу өлкәдәге мөһим проектлар Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды булышлыгы белән гамәлгә ашырыла.

Мобиль кушымталар һәм өстәл уеннары ярдәмгә киләМобиль кушымталар һәм өстәл уеннары ярдәмгә килә
Мобиль кушымталар һәм өстәл уеннары ярдәмгә килә

“Без башкорт теленә, аның сакланышына һәм үсешенә зур игътибар бирәбез. Һәм монда безнең халыкның зур роль уйнавы бик мөһим. Без шундый актив һәм битараф булмаганнарга, туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләшүчеләргә, аны яратучыларга һәм бу мәхәббәтне башкаларга тапшыручыларга ярдәм итәбез”, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Туган телләрне өйрәнү тарихтан киләчәккә илтә торган юл ул. Ә киләчәк санлы технологияләр куллануны таләп итә. Башкорт телен саклау, үстерү юнәлешендә дә мобиль кушымталар форматында бик күп проектлар эшләнде. Әлеге көндә аларның саны 10нан артып китә. Соңгыларының берсе – федераль дәрәҗәдәге “Ана теле” мобиль кушымтасы. Анда 10нан артык тел кергән, шул исәптән, башкорт теле дә. Башкорт телен белмәгәннәр, өйрәнергә теләүчеләр бу мобиль кушымтадан файдалана ала. Аның ярдәмендә телне тиз һәм җиңел генә өйрәнергә мөмкин. Моның өчен көненә нибары биш минут вакыт бүлү дә җитә.

Кушымтаны Foundarium венчур стартап-студиясенең генеральный директоры Вахтанг Туба булдырган. Проектны тормышка ашыруда 50дән артык эксперт-телче, методист һәм психологлар командасы катнашкан.

– Без “Ана теле” мобиль кушымтасын эшләгәндә кулланучылар тарафыннан уңайлы һәм уңышлы дип табылган Duolingo кушымтасын нигез итеп алдык. Аны төрле халыклар телләре өчен кулайлаштырдык һәм тел буенча ун курс чыгардык. Хәзер “Ана теле” проектында башкорт теле дә бар, – ди кушымта авторы Вахтанг Туба.
1000 кеше катнашкан сораштыру нәтиҗәсе буенча, “Ана теле” кушымтасы телне өйрәнү өчен иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысул дип бәһаланган. Аудио- һәм видеодәресләр, интерактив квестлар, кызыклы тарихлар һәм йолалар – алар туган телне өйрәнүне җиңел һәм уңайлы итә.
“Ана теле” кушымтасында бүген 10нан артык телне өйрәнергә мөмкин. Бүгенгә программага 1000гә якын интерактив дәрес һәм биремнәр кертелгән. Аның белән 100 меңнән артык кеше файдалана. Айфон һәм андроид өчен версияләр бар (https://rodnoy.fun/).

– “Ана теле” кушымтасында бүген башкорт теле буенча 20 дәрес бар. Милли киемдәге геройлар башкорт телен интерактив форматта өйрәтә. Дәресләрне Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды хезмәткәрләре әзерли. Бу эшне арытаба да дәвам итәчәкбез. Әгәр кушымта өчен контент булдыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, һәрчак шатбыз, укытучыларны хезмәттәшлеккә чакырабыз, – ди Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова.

Хәзерге вакытта балаларның, яшүсмерләрнең, яшьләрнең күбесе буш вакытларын компьютер уеннарына, социаль челтәрләргә, Интернетка багышлый. Бу тискәре нәтиҗәләргә китергән очраклар турында да онытырга ярамый. Кайбер балаларда, яшүсмерләрдә, яшьләрдә компьютер һәм интернет-бәйлелек барлыкка килә, ә алар чынбарлык тормыштан һәм социумнан аерыла. Күп кенә балалар әти-әниләре, яшьтәшләре белән аралашмый. Әлеге шартларда туган телдә аралашуга өстәл уеннары ярдәм итә. Алар – буш вакытны бергә үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге уеннар югары активлык таләп итми, ә менә баланың үсешенә алар уңай йогынты ясый, фикерләүне, хәтерне, игътибарны, мантыйкны, зирәклекне, физик күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.

Өстәл уены телне өйрәнү өчен популяр һәм нәтиҗәле чара булып тора, баланы уен формасында телне өйрәнүгә җәлеп итә, алган белемнәрен гамәлдә кулланырга ярдәм итә. Шулай ук туган телдә аралашуны үстерү ысулларының берсе булып тора. Нәкъ менә шуның өчен дә төбәк тарихын популярлаштыруга ярдәм итүче “Хәзинә” автоном коммерцияле булмаган оешма яшьләр, балалар һәм аларның ата-аналары белән аралашу өчен яңа мавыктыргыч формат булдырган, ул да булса – башкорт телендә өстәл уеннары.

– Өстәл уеннары интерактив һәм эмоциональ яктан кызыклы мохит тудыра, ул барысының да катнашу теләген уята, – ди бу хакта проект җитәкчесе Гүзәлия Исхакова. – Уен вакытында өлкәннәр һәм балалар башкорт телендә актив аралаша, фикер алыша, бу башкорт телен аңлау һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Уеннар кешеләрдә мавыгу һәм күңел ачу хисе тудыра, бу аларның башкорт телен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга ярдәм итә. Уен вакытында уенчылар сөйләшү, аңлашу, уку кебек тел күнекмәләрен актив куллана. Алар дөрес әйтелеш, грамматик структура һәм логика күнекмәләрен үстерә, шулай ук, башкорт телен төрле контекстта аңлау һәм куллану белемнәрен яхшырта. Шулай итеп, өстәл уеннары башкорт телен аңлы рәвештә өйрәнергә ярдәм итә, балада уку эшчәнлегенә теләк һәм мотивация уята, матур итеп бизәлгән уен материаллары эстетик зәвык һәм иҗади фикерләү үсешенә ярдәм итә. “Әлләсе”, “Бишбармак”, “Бесәй, сәй, айыу, бал, май”, “Зирәк” өстәл уеннары белем бирү өлкәсендә дә, гаиләдә дә кулланыла ала. Һәр уен 1000 данәдә чыгарыла, барлыгы 4000 данә, гамәлгә ашыру вакыты – 2024 елның сентябре – 2025 елның июне.
Әлеге проектлар Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас