+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 август 2024, 07:34

Укытучылар авылга тартыла

Соңгы биш елда республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан төбәктә яшь укытучылар өчен күпсанлы дәртләндерү чаралары булдырылды. Шуларның берсе - “Авыл укытучысы” программасы.

abzelil.comabzelil.com
Фото:abzelil.com

Соңгы елларда Башкортстанда мәгарифне үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы адымнар ясалды: матди-техник база яхшыртылды, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен дәртләндерү чаралары булдырылды, илдә мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар кертелде.

Мәгариф һәрвакыт игътибар үзәгендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәш­мәләрдә дә ул - төп темаларның берсе.

– Төп максатларыбызның берсе – барлык мәктәпләрне модернизацияләү, укучылар һәм укытучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге булдырылды. Бүген ул - Русиядә иң алдынгы һәм нәтиҗәле үсешүче үзәкләрнең берсе. Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында студентлар кампусының беренче чираты сафка кертелде.

Фәнгә грант ярдәме күрсәтү җәһәтеннән узган елда Башкортстан яшь галимнәргә булдырылган ярдәм чаралары буенча федераль рейтингта өченче урынны алды. Фәнгә, шул исәптән яшь галимнәргә, ярдәм күрсәтү максатында 855 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Яшь аспирантлар һәм фән кандидатларының 60 проекты хупланды. 133 яшь фәнни-педагогик хезмәткәр торак шартларын яхшыртты, 498 кеше әйдәп баручы уку һәм фәнни учреждениеләрдә стажировка үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан билгеләнгән өстенлекле бурычларга ярашлы, республика колледжларының матди-техник базасын яхшырту да дәвам итә. 30 ел эчендә беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга 2 ел рәттән 500 миллион сум бүленә, 22 колледж бинасы ремонтланган. Тулай торакларга да аерым игътибар бирелә, 24 меңгә якын студент өчен уку шартлары яхшыртылды.

Яшь укытучыларны авылга җәлеп итү максатында да колачлы чаралар гамәлгә ашырыла. 2019 елдан башлап яшь укытучыларга ел саен грантлар бирелә. Узган елда 150 яшь авыл укытучысы һәрберсе 690 мең сум күләмендә акча алды. 2020 елдан Башкортстанда “Авыл укытучысы” федераль программасы эшли, анда катнашучы 150 укытучы 1 миллион сум күләмендә ярдәм алды.

“Авыл укытучысы” программасының максаты – яшь укытучыларны авыл җиренә эшкә җәлеп итү. Авыл мәктәбенә эшкә килергә карар иткән педагоглар бер миллион сум ала. Шул ук вакытта, программада катнашучылар укытучы булып яңа урында кимендә 5 ел эшләү йөкләмәсен дә ала һәм аларның укыту йөкләнеше атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.

Әбҗәлил районында да “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләүчеләр бар. Аскар авылыннан Әлфия Вәлидова М. Акмулла исемендәге БДПУны тәмамлаганнан соң, Уфада эшләгән, аннары туган авылына “Авыл укытучысы” программасы буенча эшләргә кайтырга карар кылган.

- Урындагы мәктәптә эшкә урнаштым, укытучым Галина Галиевна мине шунда эшләргә чакырган иде. Биредә коллектив һәм җитәкчелек яхшы кабул итте. Аскар мәктәбе директоры Гүзәл Ниязгулова иҗат башлангычларны һәрьяклап хуплый. Мәктәптә Пушкин картасы буенча осталык дәресләре дә үткәрелә. Балалар белән эшләү ошый. Сынау срогыннан соң калырга булдым. Тиздән “Авыл укытучысы” программасы турында белдем, катнашырга булдым. Ул вакытта грант суммасы 500 мең тәшкил иткән. Акчаны торак шартларын яхшыртырга кулландым. Яшәү уңайлыракка әверелде, - ди яшь укытучы.

Чынлап та, авылларга тырыш, югары белемле, көчле яшьләрнең эшкә кайтуы - бик шатлыклы күренеш. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә кертелгән күпсанлы программалар, грантлар, башка ярдәм һәм дәртләндерү чаралары моңа зур этәргеч булып тора. Илебез киләчәге яшьләр кулында һәм республикада моны ныклы аңлау бар!

Читайте нас