+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2024, 15:30

Кайбер укучылар автобуста бушлай йөриячәк

Башкортстанның күпбалалы гаилә укучылары 1 сентябрьдән шәһәр автобусларында бушлай йөри алачак.  

Кайбер укучылар автобуста бушлай йөриячәкКайбер укучылар автобуста бушлай йөриячәк
Кайбер укучылар автобуста бушлай йөриячәк

Түләүсез йөрүнең тиешле тәртибе Русия Федерациясе Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында" Указы нигезендә Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Әлеге чарадан Башкортстан территориясендәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 (12) сыйныфларда белем алучы күпбалалы гаиләләрдәге укучылар файдалана ала.

- Ташлама уку чорында Уфа, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы һәм Яңавыл шәһәр маршрутларында 1 сентябрьдән 31 майга кадәр гамәлдә булачак, - дип сөйләде Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24812/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас