+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 сентябрь 2024, 04:50

“Йөрәгемне балаларга бирәм”

Мәктәпкәчә учреждениеләрнең яшь педагоглары быел беренче тапкыр 500 мең сум күләмендә ярдәм алды.

“Йөрәгемне балаларга бирәм”“Йөрәгемне балаларга бирәм”
“Йөрәгемне балаларга бирәм”
Башкортстан Башлыгының республикада гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлары төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән 2019 елда гамәлгә куелды.

"Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш елда гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерциягә карамаган сектор Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша” ─ дип белдерде Радий Хәбиров.

Быел җәй республика җитәкчесе беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждениеләренең яшь педагогларына Башкортстан Башлыгы грантларын тапшырды. Грант күләме 500 мең сум тәшкил итә. Башкортстан ─ илдә мондый ярдәм булган бердәнбер төбәк.

─ Сез тормышыгызны җәмгыять, ил өчен бик мөһим эшкә – иң кечкенәләрне кайгыртуга багышладыгыз. Сез баланың шәхесен формалаштыру башында торасыз. Мәктәпкәчә яшь – аның беренче күнекмәләрен, дусларын, аралашу тәҗрибәсен, сәләтләрен һәм талантларын үстерүнең бик мөһим, күп очракта хәлиткеч чоры. Бу эштә балаларга сез, остазлар, ярдәм итәсез. Әлеге конкурста җиңү сезнең профессиональлегегезне һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгызны тагын бер кат исбатлады, ─ диде Радий Хәбиров.

Билгеле булуынча, ел саен республикада яңа балалар бакчалары төзелә һәм ачыла, элек төзелгән мәктәпкәчә учреждениеләр тәртипкә китерелә. Башкортстанның мәктәпкәчә яшьтәге оешмалары “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Соңгы биш елда 36 балалар бакчасы грант конкурсларында җиңеп чыкты һәм шул исәптән федераль бюджеттан 180 миллион сум акча алды.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүче яшь педагогларга Башкортстан Башлыгы грантларын бирүгә беренче конкурска 151 заявка килде. 50 кеше җиңүче дип танылды. Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, ел ахырына кадәр әлеге конкурста катнашучы тагын 25 кеше грант ярдәменә сертификатлар алачак.

Октябрьский шәһәреннән грантка өч педагог ия булды. Шуларның берсе Айсылу Шәрәфетдинова 22нче балалар бакчасында 11 ел хезмәт сала.

— Минем тормыш принципларым: намуслы, гадел, ярдәмчел кеше булу, ─ ди педагог. ─ Бу сыйфатларны балаларыма сеңдерәм. Аларның уңышларын, әти- әниләренең рәхмәтен һөнәри казанышларым дип саныйм: бу сөендерә, илһамландыра һәм көч бирә. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашам, чөнки һөнәри яктан үсәргә, тәҗрибә тупларга, тәрбия һәм укытуның яңа методикаларын үзләштерергә кирәк, дип саныйм.Быел “Ел педагогы” һөнәри шәһәр конкурсында өченче урынны алдым һәм алга таба да үсә алуымны һәм үсәргә тиешлегемне аңладым. Башкортстан Башлыгы грантын алуга конкурска мәктәпкәчә яшьтәге балаларга проект эшчәнлеге аша әхлакый-патриотик тәрбия бирү турындагы эшләнмәне тәкъдим иттем. Уеннар, әңгәмәләр ярдәмендә балаларда патриотлык хисе тәрбиялим, дәресләрдә "Ватан нәрсә ул?” күпфункцияле дидактик уенны уңышлы кулланам. Шундый зур күләмле конкурста катнашуыма бик шатмын. Яшь педагогларга теләкләрем: курыкмаска, үз-үзеңә ышанырга, максат куярга һәм аңа барырга.

Зилаер районындагы Зилаер авылының “Каенлык” балалар бакчасының югары категорияле педагогы Вилә Азаматова да ─ грант иясе.

─ Чын тәрбияче булу өчен йөрәгеңне балаларга бирергә кирәк, – дип саный ул. ─ Балалар синең аларга карата ихлас мөнәсәбәтеңне сизә һәм сиңа да шулай ук җавап бирә. Аларның ихласлыгы һәм ышанычы, мәхәббәте һәм өмете, яхшылыгы һәм назлылыгы – үзең салганнан ун тапкыр артыграк күләмдә кайта. Балалар уенда, аралашуда, эшчәнлектә үсешә. Аларга ярдәм итәргә, мотивацияләргә генә кирәк, ә аннары алар үзләре алга бара һәм сине дә үзләре артыннан ияртә.

Республика Башлыгы грантын алуга конкурста катнашу өчен Вилә Закир кызы "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә интерактив уеннар" темасына белем бирү проектын тәкъдим иткән, аны республика комиссиясе югары бәяләгән.

─ Миңа калса, тәрбияче ─ ул һәрьяклап эрудицияле, инициативалы, мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртүче кеше. Замана тәрбиячесе, ул ─ эколог та, филолог та, математик та, фольклорчы да, рәссам да, хореограф та. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Нигә? Чөнки тәрбияче ─ бала образын коючы, аның шәхесен тәрбияләүче беренче кеше! ─ дип саный Вилә Закир кызы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас