+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 сентябрь 2024, 07:15

Матур мәктәптә укуы да күңелле!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә мәгариф һәм фән тармаклары үсешенә аерым игътибар бирә. Соңгы елларда Башкортстанда мәгарифне үстерү юнәлешендә эзлекле һәм системалы адымнар ясалды: матди-техник база яхшыртылды, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен дәртләндерү чаралары булдырылды, илдә мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар кертелде. Мәгариф өлкәсе һәрвакыт камилләштерелә: вакыт белән сыналган укыту системасы нигез буларак алына һәм аңа яңа технологияләр һәм методикалар өстәлә бара. Республикада бихисап мәктәп һәм балалар бакчалары төзелә, искеләре ремонтлана.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән 2019-23 елларда 777 мәктәп бинасы ремонтланган. Мәктәпләрдә җылы бәдрәфләр урнаштырылды, шулай ук, азык-төлек блоклары, спорт заллары, мәктәп биналары комплекслы ремонтланды, электр белән җылытуга күчү башкарылды.

Мәгариф һәрвакыт игътибар үзәгендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәш­мәләрдә дә ул - төп темаларның берсе.

– Безнең өчен мәгарифне үстерү – төп өстенлекләрнең берсе. Кайда гына булса да – ерак авылларда да, шәһәрнең яңа районнарында да - балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар булдыру – беренчел бурыч, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Саннар ни сөйли?

  • 2022-23 елларда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау буенча федераль программа кысаларында 37,6 мең урынлык 140 мәктәп бинасы ремонтланган (2022 елда – 21 мең урынлык 63 бина, узган елда – 16,6 мең урынлык 77 мәктәп бинасы).
  • Быел 31 мәктәп бинасында комплекслы капиталь ремонт эшләре башкарыла. Аларның алтысы 1 сентябрьгә файдалануга тапшырылды да инде. Калган 25 бинада ике еллык эшләр циклы планлаштырылган – аларны 2025 елның 1 сентябренә тәмамлау күздә тотыла.
  • 2024-26 елларга бер еллык цикл исемлеге Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланды: агымдагы елда – 6, киләсе елда – 8, 2026 елда 35 бина ремонтланачак.
  • Башкортстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү дәвам итә. Узган елда республикада 5098 урынга исәпләнгән 8 мәктәп һәм 660 урынлык 3 балалар бакчасы ачылды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республика җәлеп ителгән федераль акчалар һәм ремонт үткәрелгән мәктәпләр саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды. Бүген республика федераль акча җәлеп итү буенча Русиядә лидерлар өчлегенә керә һәм ремонтланган мәктәп биналары саны буенча – икенче урында.
  • 2019 елдан Башкортстанда 48 яңа балалар бакчасы ачылды. Алар 7,5 меңгә якын баланы урыннар белән тәэмин итте. Бүген республикада 220 мең бала мәктәпкәчә белем алуга җәлеп ителгән, шул исәптән – 2 айдан 3 яшькә кадәр 38 мең бала.

Мәсәлән, Бөрҗән районы Байназар (2019) һәм Иске Монасыйп (2022) авылларында капиталь ремонт башкарылды. Байназар авылы мәктәбендә ремонт чараларын тормышка ашыруга - 33 миллион сумнан артык, Иске Монасыйп мәктәбенә 49 миллион сум акча бүленгән.

Капиталь ремонттан соң мәктәпләр ниге­зеннән түбәсенә кадәр тулысынча үзгәргән. Биналарның фасадын яңартканнар, керү урыны, ишекләр, янгын сигнализациясе, канализация, җылыту һәм электр челтәрләре, түбә һәм идәннәр ремонтланган. Уку бүлмәләре соңгы технологияләр һәм норматив таләпләргә җавап биргән заманча мебель, интерактив такталар, компьютерлар, проекторлар белән җиһазландырылган. Хәтта парта-утыргычлар да үзенчәлекле – баланың буена карап яраклаштырырга мөмкин.

Әлбәттә, укытучылар да, ата-аналар да, балалар да әлеге мәктәпләрдәге ремонтны зур бүләк буларак кабул итә һәм чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Шул ук вакытта бу аларны тагын да илһамланып һәм югарырак нәтиҗә­ләр күрсәтеп эшләргә дәртләндерә: төрле ярышлар, олимпиадалар, конкурсларның нәтиҗәләре шуны раслап тора.

“Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү” федераль проекты республикабызда 2024-26 елларда да тормышка ашырылуын дәвам итәчәк. Барлыгы өч елга республикага федераль бюджеттан 5,3 миллиард сум акча бүленгән, шулай ук республика бюджетыннан да 572 миллион сум күләмендә берлектәге финанслау каралган. Шулай итеп, 74 мәктәп бинасын модерни­зацияләүгә 5,9 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

Арытаба федераль проект кысаларында Бөрҗән районында Аскар (2024-25), Кургашлы (2026), Киекбай (2026), Яңа Монасыйп (2026), Ыргызлы (2026), Яңа Мөсет (2027), Әтек (2027), Аскар (2026-27), Галиәкбәр (2026-27), Яңа Усман (2026-27) авылларында ремонт эшләре планда каралган.

Радий Хәбиров мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

– Президентыбыз Владимир Путин башлангычы белән оештырылган гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазландыру программасы – иң мөһим программаларның берсе. Ул кыска вакыт эчендә күпсанлы мәктәпләрне тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Балалар бакчалары, колледжлар һәм тулай тораклар буенча алдагы гаризалар кампаниясенә хәзер үк әзерләнергә кирәк.

Читайте нас