+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 сентябрь 2024, 11:45

Уку елы уңышларга бай булсын!

Яугирләрнең балаларын мәктәпкә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр җитәкләп озатты.

Уку елы уңышларга бай булсын!Уку елы уңышларга бай булсын!
Уку елы уңышларга бай булсын!

Башкортстанда 524,8 мең укучы өчен яңа уку елы башланды, аларның 48 меңе – беренче сыйныф укучылары һәм 200е – Донбасстан, Белгород һәм Курск өлкәләреннән килгән балалар. Агымдагы елның 1 сентябре ял көнгә туры килгәнлектән, Белем көне уңаеннан барлык тантаналы чаралар 2 сентябрьгә күчерелде. Озын җәйге каникуллардан соң ял иткән, көч җыйган шат йөзле кызлар-ма­лайлар янә мәктәп ишекләрен ачты.

Башкаланың 84нче Татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары да Белем көнен күтәренке кәеф белән каршы­ алды. Яңа уку елында биредә 1620 укучы парта артына утырды, 150дән артык сабый беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып керде.


– Безнең төп бурыч – төпле белемле, киң карашлы, татар гимназиясе буларак, милли үзаңлы шәхесләр тәрбияләү. Быел гимназияне тәмамлаган 51 укучы­ның 14е – алтын, 8е көмеш медальгә ия булды, бүген аларның күбесе югары уку йортларында беренче лекция тыңлый. Аларга шундый ук тырыш, чәмле алмаш килә. 10нчы сыйныфта укучы Дилара Кучаева инглиз теленнән Бөтенрусия олимпиадасында җиңүче булды. Безнең укучылар Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган ХI Халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәтте. 10нчы сыйныфтан Элина Әхмәтҗанова — җиңүче, 9нчы сыйныф укучысы Азалия Мортазина призер булдылар. Коллективыбыз аларның һәркайсы белән горурлана, – ди гимназия директоры Равил Идрисов.


Әлбәттә, 84нче Татар гимназиясендә патриотик тәрбия бирүгә, Ватанны яратучы, Туган иле белән горурланучы яшь буын тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Якташ яугирләргә гуманитар ярдәм әзерләү, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан яугирләр, аларның гаиләләре белән очрашулар, әтиләре алгы сызыкта булган балалар өчен чаралар оештыруда бөтен коллектив катнаша. Укучы балалар кулы белән чигелгән кулъяулыклар, туган як сәламе белән сугарылган хатлар, рәсемнәр бүген илебезне яклаучы әтиләрнең, абый­ларның куен кесәсендә, аларны дошман күзеннән саклый. Әйткәндәй, гимназиядә 45 укучының әтисе әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Алар арасында быел беренче сыйныфка килгән алты укучы да бар. Тәүге уку көнендә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов һәм килгән кунаклар бу сабыйларны укырга кулларыннан җитәкләп озатты.


– Игелекле, бик кирәкле традиция. Әти-әниләре “кайнар нокта”да булучы­ларның балаларына һәркайсыбызның игътибарлы, терәк-таяныч булуы бүген аеруча мөһим. Балаларга күңел җылысы бүләк итик, аларны яклыйк. Бу гади булмаган вакытта әтиләрчә хәстәрлек тоярга теләп, нәни кулларын сузып, сиңа сыенырга торучы сабыйны җитәкләп бару үземә дә бик дулкынландыргыч булды, – ди Равил  Рифкать улы.


Яңа уку елына аяк бастык. Яңа ачышларга, уңышларга бай булсын ул. Яугирләребез алгы сызыкта чын батырлык күрсәткәндә, безнең укучылар укуда, спортта, җәмгыять тормышында һәр­вакыт алда булсын!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас