+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 сентябрь 2024, 10:19

Телне үстерү һәм саклау чаралары күрелә

Башкорт теленнән диктант акциясе республикада 10 ел рәттән үткәрелә. Башкорт телен үстерү һәм саклау фонды ярдәмендә бу чара 2019 елдан халыкара дәрәҗәгә чыкты һәм ел саен үткәрелә торган матур гаилә бәйрәменә әверелде.

Телне үстерү һәм саклау чаралары күреләТелне үстерү һәм саклау чаралары күрелә
Телне үстерү һәм саклау чаралары күрелә

Диктант үткәрелгән мәйданчыклар саны елдан-ел арта, катнашучыларның географиясе киңәя. 2019 елда диктантны 69 687 кеше язган, ә инде былтыр – 340 333 кеше. Быел диктантны 408 399 кеше язган, 3018 оффлайн мәйданчык оештырылган.

Башкорт теле буенча диктант акциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров актив катнаша:
"Без башкорт телен өйрәнү белән кызыксынуны арттыру өчен, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында, күп нәрсә эшлибез. Болар - яңа, заманча укыту методикалары, мәктәпләрдә яшь укытучылар, киңкүләм мәгълүмат чараларында чагу проектлар, коммерцияле булмаган оешмаларга бирә торган грантлар”, — дип белдерде ул.

Телне популярлаштыру максатында “Башкорт теле көне” үткәрелә. 2019 елдан бу көнне чаралар, төрле конкурслар, флешмоблар, акцияләр оештырыла, республиканың торак пунктлары урамнарында реклама баннерлары урнаштырыла. Чараларда катнашуга халыкның барлык катламнары җәлеп ителә, Башкортстан Башлыгы катнашлыгында Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары катнашлыгында мәгариф, мәдәният линиясе буенча чаралар үткәрелә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас