+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 сентябрь 2024, 08:33

Кампуста БПЛА электр двигательләре җитештереләчәк

Уфа фән һәм технологияләр университетының «Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбенең яшь галимнәре «ЭТК» белгечләре белән берлектә пилотсыз Эд-БАС-4950/400 аппаратлары өчен югары нәтиҗәле контактсыз электр двигателен серияле җитештерүгә җибәрергә әзерләнәләр.

Кампуста БПЛА электр двигательләре җитештереләчәкКампуста БПЛА электр двигательләре җитештереләчәк
Кампуста БПЛА электр двигательләре җитештереләчәк

Двигатель барлык очу сынауларын узган һәм үзенең эшли алуын, тирә-як мохитнең тискәре йогынтысына тотрыклылыгын раслаган.

- Пилотсыз авиация – киләчәк икәнен аңлыйбыз. Илдә хәзер, хәрби ихтыяҗлардан тыш, пилотсыз очу аппаратларын гражданнар тормышында куллануга ихтыяҗ формалаша. Безнең республикада мондый техниканың аерым производстволары бар инде. Әмма җитди фәнни базага һәм пилотсыз очкычларны серияле җитештерүгә күчү мөһим, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Бу - зур эшнең бер өлеше, без аның горизонтын 2030 елга кадәр билгеләдек. Бизнес, югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар белән берлектә төрле өстенлекле юнәлешләр, шул исәптән пилотсыз авиация системалары буенча кимендә 300 яңа алдынгы җитештерү технологиясен эшләячәкбез һәм җитештерүгә тапшырачакбыз.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас