Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 16 сентябреннән 21 сентябренә кадәр “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенрусия конкурсы уздырыла. Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы исеме өчен илнең 79 төбәгеннән 112 педагог көрәшә.
Конкурсны ачу тантанасы 16 сентябрьдә Казан шәһәрендә узды.
Бу конкурста Башкортстан данын “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2024” төбәкара конкурсы җиңүчесе, Баймак районы Иске Сибай мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Ибраһимова һәм “Туган телдә укыту белән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри конкурсы җиңүчесе, Уфа шәһәренең 18нче башкорт балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ишдәүләтова яклыйлар.
Фото: education.bashkortostan.ru