-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь , 20:47

Радий Хәбиров Башкортстан студентлары үзидарәсе активы белән очрашты

Бүген,19 сентябрьдә, Уфада бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика югары уку йортларының студентлар активы – профсоюз вәкилләре, студентлар советлары һәм тулай тораклары лидерлары, спорт, мәдәният һәм волонтерлык клублары җитәкчеләре белән очрашты.

Радий Хәбиров Башкортстан студентлары үзидарәсе активы белән очрашты
Радий Хәбиров Башкортстан студентлары үзидарәсе активы белән очрашты
Кереш сүзендә Радий Хәбиров ассызыклаганча, соңгы елларда республика югары уку йортлары сыйфатлы үсеш өчен өстәмә импульс алды.

- Без сезне махсус рәвештә вузара студентлар кампусына чакырдык. Сезнең республикада фән һәм югары мәктәпнең кая таба баруын күрүегезне теләдек. Декабрьдә без кампусның тагын бер блогында эшләрне төгәлләячәкбез, - диде Радий Хәбиров. – 2025 елга планнарда - 120 мең кв.м. мәйданлы кампусның икенче чиратын төзеп бетерү, анда студентлар һәм аспирантлар өчен 4,5 мең урынлык тулай торак булачак.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстанның тулай торакларны капиталь ремонтлау буенча яңа федераль программада катнашачагын билгеләп үтте.

– Мәгариф һәм фән министрлыгы гариза бирде инде, - диде Радий Хәбиров. - Киләсе елдан югары уку йортларыбызның күп кенә тулай торакларына капиталь ремонт белән керәчәкбез. Биш ел дәвамында аларны тулысынча тәртипкә китерергә тырышачакбыз.

Башкортстан Башлыгы республика югары уку йортларының «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәләрен югары бәяләде.

Арытаба очрашу вакытында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров студентларның сорауларына җавап бирде.

Мәсәлән, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының укучылар советы рәисе Элина Шәрәфисламова яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче студент-активистлар өчен Башкортстан Башлыгы стипендиясен гамәлгә куярга тәкъдим итте.

Республика Башлыгы башлангычны хуплады һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына, югары уку йортлары ректорлары белән бергәләп, студентның яхшы укуы шартларында социаль түләүне билгеләү механизмын эшләргә кушты.

Шулай ук, Башкортстан Башлыгы АКШтагы сайлау алды кампаниясе белән кызыксынамы, дигән сорауга җавап биреп, Радий Хәбиров аны күбрәк туган республикасы турында кайгырту борчый, дип билгеләп үтте.

- Миңа аларның вәзгыяте бик кызык түгел, алар үзара аңлашсыннар. Хәзер халыкара сәясәттә урта гасырларда да булмаган әйберләр бара, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең үз бурычыбыз - нык тору һәм Җиңү. Кичә генә ил Президенты зур киңәшмә уздырды, Анда безнең сугышчылар үз хезмәтләрен лаеклы алып баралар, дип билгеләп үтте. Ә без аларга бу эштә ярдәм итәргә тиеш. Димәк, икътисад эшенең тотрыклылыгын тәэмин итү, армиягә безнең оборона предприятиеләренең кирәкле продукциясен бирү, сугышчыларга һәм гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Өстәвенә, республиканың киләчәк буыннар өчен, аерым алганда, сезнең өчен үсешен тәэмин итәргә кирәк. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров студентларга эчтәлекле диалоглары өчен рәхмәт белдерде һәм яшь активистларга «Башкортстан Республикасы волонтеры» мактау билгесен тапшырды.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: