Кичә Акмулла университетының педагогик компетенцияләр үзәгендә «Яшь гвардия» геройлары исемендәге Луганск икътисад-хокук лицей-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен көзге белем бирү сменасын ачу тантанасы булды. 17 сентябрьдә Уфага 14-17 яшьлек 47 укучы килгән иде.
Луганск Халык Республикасы балаларын югары уку йорты җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар сәламләде. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов, Русия Федерациясе Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, сәнгать белеме докторы, профессор Михаил Швыдкой, республиканың мәдәният министры вазифасын башкаручы Әминә Шәфыйкова, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Светлана Антипина котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Яшь кунакларны дус университет гаиләсенә кабул итеп, ЛХР мәктәп укучыларына, традиция буенча, чара кунаклары БДПУ символикасы төшерелгән галстуклар бәйләде.
Фото: Башинформ