+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 сентябрь 2024, 05:30

Ул – республикада икенче иң зур авыл мәктәбе!

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанда полилингваль уку йортлары саны арта

Ул – республикада икенче иң зур авыл мәктәбе!Ул – республикада икенче иң зур авыл мәктәбе!
Ул – республикада икенче иң зур авыл мәктәбе!
Республикада полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмалары челтәре төзелә. Биш ел эчендә Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Учалы, Сибай шәһәрләрендә, Мишкә һәм Хәйбулла районнарында 8 полилингваль мәктәп ачылды.

Агымдагы елда Акъяр авылының 3нче полилингваль мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен укулар башлану икеләтә дулкынландыргыч булды. Чөнки балалар предметларны берьюлы өч телдә үзләштерәчәк. Бу өч телле укытуга кече звено әле беренче тапкыр гына җыелган.
“Быел беренче сыйныфларның берсен полилингваль ясадык. Анда алар башкорт, урыс һәм инглиз телләрен өйрәнәчәк. Ә урта звенода кытай телен дә өйрәнәләр. Киләсе елга аны башлангыч сыйныфлар укучылары расписаниесенә дә кертергә планлаштырабыз”, – ди мәктәп директоры урынбасары Рәмилә Хәсәнова.
Полилингваль мәктәп үз ишекләрен бер ел элек кенә ачты. Белем учагы 550 урынга исәпләнгән, биредә 140 урынлык интернат та бар. Бу – район үзәгендә исәп буенча өченче һәм заманча инновацион полилингваль күппрофильле мәктәп.
Яңа уку елында мәктәптә чит телләрне тирәнтен өйрәнүче дүрт сыйныф ачылган. Мәктәп күппрофильле булганлыктан, анда полилингвальдән тыш, гади дә, “шәйморатов”чылар да, кадет сыйныфлары да бар. Урал аръягында бу – иң зур мәктәпләрнең берсе, анда Хәйбулла һәм күрше районнарның 17 авылыннан балалар килеп укый.
“Бу уку елында укучылар һәм сыйныфлар саны арту күзәтелә. Өстәмә рәвештә 5нчеләрдә – “Шәйморатов” сыйныфын һәм 8нчеләрдә полиция юнәлешендәге кадетлар сыйныфын ачабыз. Педагогларның кадрлар составы яхшыра. Быел тугыз укытучыны эшкә алдык. Безнең сафларны югары квалификацияле тәҗрибәле укытучылар һәм перспективалы яшь педагоглар тулыландырды. Яңа уку елын оптимизм һәм яңа үрләр яулау, мәктәп эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча уңышларга ирешү теләге белән башлыйбыз. Коллектив һәм укучыларыбыз өчен шундый мөмкинлекләр тудырган республика җитәкчелегенә, төбәк Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – ди мәктәп директоры Рөстәм Дәүләтбирдин.
Ата-аналар һәм балалар билгеләп үтүенчә, яңа мәктәпне яшь гаиләләр күп булган һәм бик күп яңа йортлар төзелгән бистәдә төзегәннәр. Элек балаларга күрше районга йөрергә туры килгән була. Хәзер исә аларга өйләре янында гына белем алу өчен заманча, уңайлы шартлар тудырылган.
“Без яшәгән бистәдә яңа мәктәп ачылуын белгәч, бик шатландык. Ә аның полилингваль булуы – икеләтә шатлыклы. Узган ел минем өлкән кызым телләрне тирәнтен өйрәнүче 5 “в” сыйныфында белем алды. Көчле, актив сыйныф җыелган, балалар белемгә бик тартыла, телләрне рәхәтләнеп өйрәнәләр. Узган ел безгә практикага инглиз телендә сөйләшүче студентлар килде. Балалар бик шатланды һәм алар белән хәтта каникуллар вакытында да шөгыльләнергә йөрде. Яңа уку елында да шундый тәҗрибә булыр дип өметләнәбез”, – дип уртаклашты мәктәп укучысының әнисе Зөлфия Избаева.
Узган ел интернатта 50 укучы яшәсә, быел инде 80 бала кабул ителгән. Мәктәп җитәкчелеге белдерүенчә, тагы да мөмкинлекләр бар әле. Белемне нәкъ менә биредә алырга теләгән барлык балаларны да кабул итәләр. Дөрес, профильле яки тел сыйныфларына эләгү өчен тест узарга кирәк.
“Авылда мондый мәктәпнең ачылуы бик яхшы дип саныйм. Ул республикада зурлыгы буенча икенче авыл мәктәбе – 18 мең квадрат метрга якын. Мондый мәктәп авыл балаларына шәһәр балалары белән беррәттән сыйфатлы белем алырга, иҗатта һәм фәнни эшләрдә үз мөмкинлекләрен үстерергә шартлар тудыра. Бик куәтле җиһазлар урнаштырылган, кабинетлар барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Мәсәлән, яз көне без башлангыч сыйныф укучыларының тикшеренү эшләре өчен җиһазлар – мини-лабораторияләр алдык. Хәзер һәр укучының тикшеренүләр өчен кечкенә чемоданы бар. Безнең хәтта үз планетариебыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре кабинетыбыз да бар! Информатика, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, музыка кабинетлары тулысынча комплектланган”, – дип шатлыгы белән уртаклаша директор урынбасары Рәмилә Хәсәнова.
Билгеле булуынча, бу уку елыннан педагогларның Урал аръягында тагын бер полилингваль мәктәп барлыкка килде. Капиталь ремонттан соң мондый уку йорты Баймак лицей-интернатында ачылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Стәрлетамакта узган педагогларның республика киңәшмәсендә Радий Хәбиров полилингваль белем бирүне үстерү мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алды.
Башкортстанда әлеге вакытта урыс, башкорт, татар һәм мари телләрендә белем бирүче сигез полилингваль мәктәп эшли. Планда – чуваш һәм удмурт гимназияләрен эшләтеп җибәрү. Төбәк Башлыгы республиканың Финанс министрлыгына, балалар тугызынчы сыйныфтан соң башка мәктәпләргә китмәсеннәр, тулы урта белем алсыннар өчен Нефтекамадагы полилингваль күппрофильле мәктәп каршында интернат булдыруга акча табарга кушты.

“Балаларга чит һәм туган телләрне яхшы белүдән тыш, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге бирү бик мөһим. Һәм полилингваль мәктәпләр булдыру идеясен какшатырга тырышучыларга юл куймаячакмын. Укучыларның тормышта үз юлларын таба алуы мөһим. Шуңа күрә без классик мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, полилингваль белем бирү учреждениеләре булдырабыз. Һәр бала үзенә ошаган юнәлешне таба алсын өчен тырышабыз”, – дип белдерде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта...

Ике ел эчендә 140 белем учагы яңартылды

Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров хәстәрлеге белән “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” федераль программасы буенча 2022 елдан алып 140 мәктәп ремонтланды. Агымдагы елда гына да проектны гамәлгә ашыруга 1,8 миллиард сум бүлеп бирелгән, шул исәптән төбәк бюджетыннан 282,6 миллион сум. Әлеге акчаларга 31 мәгариф учреждениесе яңартылган, тагын 25 белем бирү учреждениесендә ремонт эшләрен ике еллык цикл кысаларында 2025 елның 1 сентябренә тәмамлаячаклар.
Моннан тыш, Башкортстан Русиянең Мәгариф министрлыгына 2025, 2026, 2027 елларда мәктәпләрне ремонтлауга өстәмә гариза биргән. Бу чорда барлыгы 360 мәктәп бинасын ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук, 2025-27 елларда балалар бакчаларына капиталь ремонт ясауга заявка әзерләнгән.
“Күпчелек федераль программалар буенча акчалар конкурс нигезендә бүленә. Төбәк заявканы гына түгел, смета документациясен дә әзерләргә тиеш. Шуңа күрә Башкортстанның барлык министрлыклары һәм ведомстволары мондый конкурсларда катнаша һәм җиңәргә тырыша. Уртак эш зур нәтиҗә бирә. 5 ел эчендә Башкортстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында узган 9 елга караганда күбрәк урыннар булдырылды – барлыгы 22004 урынлык 44 мәктәп һәм 9173 урынлык 65 балалар бакчасы төзелде. Соңгы ике елда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм җиһазлау программасы буенча 37,6 мең бала өчен 140 мәктәп ремонтланды. Бу эшләргә бирелгән акча күләме буенча без илдә өченче урынны алдык”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас