+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 сентябрь 2024, 11:25

Илнең иң яхшы педагоглары Уфага җыелды

Тиздән балаларга өстәмә белем бирүче иң яхшы педагоглар билгеле булачак.

Илнең иң яхшы педагоглары Уфага җыелдыИлнең иң яхшы педагоглары Уфага җыелды
Илнең иң яхшы педагоглары Уфага җыелды
Ил Президенты игълан иткән "Гаилә елы"нда өстәмә белем бирү укытучылары арасында “Йөрәгемне балаларга бирәм”дигән иң күләмле һәм әһәмиятле һөнәри конкурс уза. Быел конкурсның финалы 23-27 сентябрьдә Уфада, “Йөрәгемне балаларга бирәм-2023” конкурсының абсолют җиңүчесе Татьяна Воробьева эшли торган шәһәрдә узачак.

Конкурсны Русия Мәгариф министрлыгы һәм Гомумрусия мәгариф профсоюзы оештыра, конкурсның операторы — Бөтенрусия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге.

26 сентябрьдә тантаналы чара барышында лауреатлар бүләкләнәчәк һәм абсолют җиңүче — иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы игълан ителәчәк. Традиция буенча нәкъ менә шушы конкурстан педагогик хезмәткәрләр өчен илнең төп һөнәри конкурсларының финал линейкасы ачыла.

Элегрәк “Йөрәгемне балаларга бирәм” өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы Бөтенрусия конкурсының федераль финал этабында катнашучылар билгеләнгән иде. Җиңүчеләр булып илнең 42 төбәгеннән 90 өстәмә белем бирү педагогы танылды. Конкурсның федераль этабында читтән торып илнең 82 төбәгеннән 454 педагог катнашты, аларның 90ы финалга чыкты.

Федераль финал этабы вакытында жюри катнашучыларны тугыз номинациядә бәяләячәк һәм техник, сәнгать, табигать белеме, туристлык-туган якны өйрәнү, физкультура-спорт һәм социаль-гуманитар юнәлешләр буенча иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларын, шулай ук инвалид балалар белән эшләүче иң яхшы педагогларны билгеләячәк. “Өстәмә белем бирүдә һөнәри дебют” һәм “Өстәмә белем бирүдә остазлык” номинацияләрендә җиңүчеләр дә аталачак.

Конкурс бүген “Торатау” Конгресс-холлында ачыла. Бәйгенең ябылу тантанасы 26 сентябрьдә Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас