+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 сентябрь 2024, 06:50

Туган тел укытучылары иң яхшылар арасында!

Башкортстан педагоглары Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады.

Туган тел укытучылары иң яхшылар арасында!Туган тел укытучылары иң яхшылар арасында!
Туган тел укытучылары иң яхшылар арасында!
Башкортстан педагоглары “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы-2024” Бөтенрусия конкурсында җиңү зур уңышларга иреште.

Уфаның 18нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ишдәүләтова балалар белән туган телдә эшләүче тәрбиячеләр арасында иң яхшысы дип танылды, ә Баймак районының Иске Сибай авылыннан башкорт теле укытучысы Азалия Ибраһимова туган тел укытучылары арасында лауреат булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров педагогларны илнең дәрәҗәле конкурсында уңышлары белән котлады.
"Педагогларны бу уңышлары белән котлыйм! Без туган телләрне укытуга зур игътибар бирәбез, Башкортстанда полилингваль белем бирүне актив үстерәбез. Һәм менә яхшы нәтиҗәләребез бар, алардан ахыр чиктә безнең балалар ота", — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенрусия конкурсы Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел ул Казанда 16-21 сентябрьдә узды. "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" исеме өчен илнең 79 төбәгеннән 112 педагог көрәште.

 
 
Фото:telegram-канал Главы Башкортостана Радия Хабирова

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас