+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 Сентября 2024, 06:20

Көзге каникулларга да күп калмады

Яңа уку елында мәктәп укучылары кайчан ял итәчәк?

Көзге каникулларга да күп калмадыКөзге каникулларга да күп калмады
Көзге каникулларга да күп калмады
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024-25 уку елына республика мәктәпләре өчен тәкъдим ителгән укыту календарен бастырып чыгарды. Традиция буенча балаларны көзге, кышкы һәм язгы каникуллар көтә.
Көзге каникуллар 26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкы ял 29 декабрьдә башлана һәм 2025 елның 12 гыйнварында тәмамлана.
Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә ял көннәре каралган, алар 2025 елның 15 февраленнән 23 февраленә кадәр планлаштырылган.
Яз көне укучылар 29 марттан 6 апрельгә кадәр дәресләрдән бераз тын алачак.
Уку елы җәйге каникуллар белән тәмамланачак. Алар 27 майда башлана һәм 31 августта тәмамлана.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас