+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 сентябрь 2024, 16:15

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

Күп еллар элек европалылар континентта яшәүчеләр тормышында телнең зур рольгә ия булуына игътибар иткән һәм Европа телләре көне оештырган.

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!
Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!
 Бу бәйрәм Европа Союзы тәкъдиме белән 2001 елның 6 декабрендә игълан ителгән, ел саен 26 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Европа телләре көненең иң мөһим максаты – мәктәп яшендәге балаларга да, өлкән яшьтәге европалыларга да төрле телләрне өйрәнүгә ярдәм итү. Моннан тыш, акция Европада яшәүчеләр арасында ике теллелекне саклауга (әлеге күренеш бүген бик киң таралган) һәм тел төрлелегенә юнәлтелгән.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Европада якынча 260 тел бар. Аларның өчтән ике өлеше юкка чыгу чигендә яки үлүчеләр булып санала. 2009 елда безнең илдә генә дә ЮНЕСКО вәкилләре тарафыннан 136 тел кулланыштан төшеп калучы дип табылган. Шул ук вакытта, XIX һәм XX гасырның беренче яртысы белән чагыштырганда, континентның телләр составы узган гасырның икенче яртысында һәм хәзерге чорда шактый баеган. Европада урыс теле аеруча киң таралган – бу телдә 150 миллионнан артык европалы сөйләшә. Арытаба бу рейтингта алман теле тора, бу телдә 95 миллион кеше иркен аңлаша. 66 миллион европалы үз фикерләрен француз телендә җиткерә. 40ар миллионга поляк һәм испан телләре туры килә. Европалылар тарафыннан чит телләрне өйрәнү дәрәҗәсе буенча инглиз (дөнья халкының 40 проценты сайлый), алман һәм француз (15 һәм 14 процент), урыс (7 процент), испан (5 процент) телләре билгеләнә. Әлеге исемлекне итальян теле йомгаклый – аны Европа халкының * проценты белә.
Европалылар сөйләшкән телләрне төрле билгеләр буенча классификацияләргә мөмкин. Шундый күрсәткечләрнең берсе – сүзнең әйтелеше катлаулы булу.
Әлеге рейтингның башында хаклы рәвештә урыс теле тора. Европада сүз формалары һәм җөмләләр төрлелеге белән чуарланган шундый бай башка тел юктыр, мөгаен. Чынлап та, урыс теле, кытай теленнән кала, дөнья телләре арасында иң катлаулылардан санала.
Венгр телен дә өйрәнү бик җиңел түгел. Ул килешләр саны буенча урыс телен уздыра (венгр телендә – 35). Моннан тыш, венгр телендә суффикслар, сузыклар күп.
Бу яктан, шулай ук, эстон теле дә кызыклы. Аның гаҗәеп үзенчәлеге: бер термин берьюлы берничә төшенчәне белдерергә сәләтле, һәм мондый очраклар җитәрлек.
Поляк теле, шулай ук, катлаулы. Аны өйрәнү авыр. Бу телнең төп үзенчәлеге – ул җиде килештән торса да, аларның грамматикадагы ролен аңлау өчен башта бөтен телне өйрәнергә кирәк.
Исланд теле дә җиңелләрдән түгел. Аның грамматикасы катлаулы.
Иң популяр Европа телләре арасында беренче урында инглиз теле тора. Ул күптән халыкара телгә әверелгән, аны планета халкының өчтән бер өлеше аңлый. Шекспир телен яхшы үзләштермичә Европада югары эш хакы түләнгән престижлы эшкә урнашып та булмый. Инглиз телен өйрәнү катлаулы түгел, шуңа күрә күпләр аны камил белүе белән мактана ала.
Испан телен өйрәнү белән дә проблемалар аз булачак. Бүген ул дөньяда ихтыяҗ зур булган телләрнең берсе – икенче урында тора.
Өченче позициядә – урыс теле. Ул бай тел булуы белән аерылып тора.
Француз теленә дә ихтыяҗ зур. Бу телдә Европада гына түгел, шулай ук Көнбатыш Африка дәүләтләрендә дә сөйләшәләр.
Дөньяда киң аралашу теле булып инглиз, кытай, япон, немец, гарәп, урыс телләре санала. Заманча технологияләр чорында яшәүчеләр буларак, телләр популярлыгын Интернет челтәре билгеләвен дә танымыйча мөмкин түгел. Анда инглиз теле лидер булып исәпләнә: сайтларның 81 проценты – шушы телдә. Немец һәм япон телләре бары тик – 2, ә испан, француз һәм скандинавия телләре 1әр процент кына тәшкил итә.
Ә үзебезнең татар теле таралышы һәм сөйләшүчеләр саны буенча Русиядә икенче милли тел булып тора. Ул төрки телләрнең кыпчак төркеменең Идел буе-кыпчак төркемчәсенә карый.
Татар телендә төп аралашучыларТатарстанда һәм Башкортстанда яши, татар телендә, шулай ук, Русиянең башка төбәкләрендә дә сөйләшәләр. Татар теле Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан һәм Төркия татарлары арасында да таралган.
Илдә татар телен белүчеләр саны 4 миллионнан артык кеше исәпләнә.
Телләр өйрәнүчеләргә киңәшләр:
* Чит тел өйрәнгәндә үзеңә максат куярга кирәк.
* Чит телне өйрәнү өчен ана телен белү мөһим.
* Телнең барлык кагыйдәләрен дә өйрәнү мотлак түгел, сүзләрнең кайда һәм кайсы очракта, нинди формада кулланылуына төшенергә кирәк.
* Кабатлау – телне өйрәнүнең нигезе.
* Кабатлау – онытмау өчен иң төп шарт.
* Авыр ятланган сүзләрне төсле каләм белән сызып чыгыгыз.
* Сүзләрнең мәгънәләре үзгәрүгә игътибар итегез.
* Сез өйрәнгән телдә сөйләшүчене тыңлавыгыз сезгә сүзләрне дөрес әйтергә дә, сөйләшергә дә ярдәм итәр.
* Күбрәк укыгыз, сүзләрнең мәгънәсен контекст буенча аңларга тырышыгыз.
* Өйрәнелгән телдә көндәлек алып барыгыз, хикәяләр языгыз.
* Телне аңлау һәм куллану сәләте кешеләр белән аралашканда гына яхшыра.

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас