+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 сентябрь 2024, 04:30

Укытучыга безнең ярдәм кирәк!

Башкортстан педагогы Зимфира Йосыпова "Классная тема!” федераль телешоуында ярымфиналга чыкты.

Укытучыга безнең ярдәм кирәк!Укытучыга безнең ярдәм кирәк!
Укытучыга безнең ярдәм кирәк!
Нефтекама педагогы Зимфира Йосыпова “Россия” телеканалындагы "Классная тема!” телешоуында 35 ярымфиналчының берсе булды. Проектта бөтен илдән барлыгы 6 500 укытучы катнашты.

23-29 сентябрьдә халык тавыш бирү юлы белән җиде финалист билгеләнәчәк, алар телешоуда ачык дәресләр үткәрәчәк. Җиңүче төп призны – федераль каналдагы авторлык белем бирү шоуын алачак.

"Классная тема!" проекты җанлы, чагу һәм кызыклы. Ул үзеңнең һөнәри потенциалыңны ачарга, төрле фәннәрне укытуга иҗади якын килүеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Биредә һәр дәрес төрле яшьтәге тамашачылар өчен чын ачыш була. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәсем, ярымфиналга чыгучыларны котлыйсым һәм җиңүгә ирешү юлында уңышлар телисем килә», – дип билгеләп үтте Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Яраткан укытучы өчен мәктәптәге фәннәргә туры килә торган 7 номинациядә тавыш бирергә мөмкин: урыс теле һәм әдәбияты, математика, физика, химия, география, биология һәм тарих. Һәр номинациядә 5 дәгъвачы булачак. Һәр фән буенча бер генә педагог өчен тавыш бирергә мөмкин.

Зимфира Йосыпова республика Инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәгендә урыс теле, әдәбияты укыта һәм башлангыч сыйныфлар алып бара. Тагын ул — Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумының амбассадоры. Аның казанышлары исемлегендә төрле конкурсларда җиңүләре бик күп.

Зимфира Фәнәү кызының урыс теле буенча “Цитаты” видеодәресен бөтен республика белән хупларга тәкъдим итәбез (сылтама: https://vk.com/wall-207448939_34204) .

Моның өчен түбәндәге сылтама буенча керергә: https://vk.com/feed?w=poll-207448939_980194715 һәм аның өчен үз тавышыңны бирергә кирәк.

Хәзер педагог икенче позициядә тора һәм безнең ярдәмне көтә! Җиңүгә өмет зур! Аңа ярдәм итик!

 
Фото:минобразования РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас