+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 октябрь , 09:10

Башкорт теле буенча олимпиада уздырыла

Ул быел республикада икенче тапкыр оештырыла.

Башкорт теле буенча олимпиада уздырыла
Башкорт теле буенча олимпиада уздырыла
9-11 октябрьдә Башкортстанда башкорт теле буенча онлайн-олимпиада үтәчәк. Ул быел икенче тапкыр оештырыла.

Катнашучылар өчен төрле югарылыктагы онлайн-тест сораулары әзерләнгән: башлангыч дәрәҗә – башкорт телен яңа өйрәнә башлаганнар өчен; ирекле дәрәҗә – башкорт телендә иркен аралашкан катнашучылар өчен; өченче төр сораулар – башкорт теленең диалектлары белән кызыксынган катнашучылар өчен.

Тест сорауларына җавап бирү өчен 9ыннан 11нче октябрьгә кадәр олимпиаданың сайтына кереп теркәлү үтәргә кирәк. Арытаба өч дәрәҗәнең берсен сайлап, 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә генә кала. Тест тәмамлангач, һәр катнашучыга җыелган баллар саны белән сертификат тапшырыла. Бәйгедә 100 баллга кадәр җыю мөмкинлеге бар.

Олимпиада төгәлләнгәннән соң, сайтта белемне үзаллы тикшерү өчен сорауларга дөрес җаваплар куела. Әгәр дә теркәлү, тест үтү, сертификат алуда яки техник җәһәттән кыенлыклар туса, +7(3472) 46-58-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Олимпиада беренче тапкыр 2023 елның октябрендә үтте. Анда Русиянең 67 төбәгеннән һәм 23 төрле илдән вәкилләр катнашты. Биш көн дәвамында олимпиадада барлыгы 27 614 кеше катнашып, башлангыч дәрәҗәдә – 17 557, ирекле дәрәҗәдә – 8 843, башкорт теле диалектлары буенча 214 кеше үз белемен сынап караган.

Олимпиаданы Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы һәм «Мирас» яшьләрнең башлангычларына булышу фонды үткәрә. Проект Башкортстан Башлыгы грантлары фонды булышлыгында Башкортстан Башлыгы грантына тормышка ашырыла.

– Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы башкорт телен популярлаштыру юнәлешендә бихисап проектлар тормышка ашыра. Мәсәлән, башкорт теленнән диктант акциясе 2019 елдан халыкара дәрәҗәгә чыкты. Башкорт теленнән олимпиаданы икенче ел гына үткәрәбез, әммә ул халыкны җәлеп итәр, якшы йолага, туган телебезне өйрәнү проблемаларына игътибарны җәлеп итүче яхшы коралга әверелер дигән өметтәбез, – дип билгели Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: