+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь , 15:45

Хезмәт һәм хөрмәт сезне алга рухландырсын!

Бүген Уфада республиканың иң яхшы педагогларын тантаналы бүләкләү чарасы үтте.

Хезмәт һәм хөрмәт сезне алга рухландырсын!
Хезмәт һәм хөрмәт сезне алга рухландырсын!
Республиканың иң яхшы педагогларын тантаналы бүләкләү чарасында башкорт, урыс, туган телләр укытучылары, ике телле һәм полилингваль нигездә күппрофильле гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүче педагоглар бүләкләнде. Республиканың 100 укытучысы Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата бүләгенә — 50шәр мең сум премиягә лаек булды.

Быел республика комиссиясенә 198 педагогның конкурс материаллары тәкъдим ителгән, аларның 75е – башкорт теле, 67се – урыс теле, 27се – туган тел укытучылары, 29ы - полилингваль нигездә күппрофильле гомуми белем бирү оешмалары укытучылары.

— Бүгенге тантаналы чарага үз эшенең осталары, талантлы укытучылар җыелды. Мәртәбәле конкурста җиңүгә ирешкән педагогларны республика Башлыгы һәм Хөкүмәте исеменнән кайнар котлыйм. Без озак еллар эшләүче һәм мәгариф системасының горурлыгы булган педагогларны бүләкләвебезгә шатбыз. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез республикабызның киләчәген билгели. Сез Туган илне, туган телне яратучы чын патриотлар тәрбиялисез, — диде, укытучыларны тәбрикләп, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев.

Бүләкләнүчеләр арасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының булуы аеруча сөенечле. Төрле районнарда укучыларга туган тел серләрен төшендерүче, ана телен күз карасыдай саклап килүче мөгаллимәләр — күпсанлы бәйгеләр җиңүчеләре. Грант алучылар арасында республикада исемнәре яхшы билгеле, укучылары төрле бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән остазлар Ләйсән Насыйрова (Уфаның 65нче Татар гимназиясе), Зөлфия Мансурова (Бүздәк районының Каран мәктәбе), Илмира Шакирова (Уфаның 84нче Татар гимназиясе), Альбина Фазлыева (Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясе), Гүзәлия Газизова (Бакалы районының Бакалы 1нче мәктәбе), Фирүзә Сафина (Илеш районының Югары Яркәй 4нче мәктәбе), Зөлфия Нуриева (Кушнаренко районының Калтай мәктәбе), Мария Михайлова (Салават районының Татар Малоязы мәктәбе), Лилия Кәримова (Уфа шәһәренең 4нче мәктәбе), Гөлназ Калкаманова (Туймазы районының Собханкул мәктәбе), Альбина Гыйздәтуллина (Шаран районының Шаран 1нче мәктәбе), Танчулпан Галләмова (Нефтекаманың 4нче мәктәбе), Римма Галиева (Стәрлетамак шәһәренең 23нче күппрофильле полилингваль мәктәбе), Әнисә Хәлфәтуллина (Яңавыл районының Карман мәктәбе), Зөлфия Хөсәенова (Чишмә районының Шиңгәккүл мәктәбе).

Аларның хезмәтен дәүләт дәрәҗәсендә бәяләү - республикада туган телләрне саклау һәм үстерүнең бер матур күрсәткече ул. Бу уңайдан укытучылар үзләре дә бик шат һәм рәхмәтле.

— Бу тантанага бик шатланып, дулкынланып килдек. Туган тел укытучылары хезмәтенә югары бәя бирүләре - әлбәттә, зур мәртәбә. Республиканың иң яхшы укытучылары арасында булуыбыз белән чиксез горурланабыз. Бу - безнең коллективның, укучыларыбызның һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, — ди бертавыштан мөгаллимәләр.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: