Укытучы һөнәрен дөрес, ягъни йөрәк кушуы буенча сайлаган кешеләр әллә каян аерылып тора. Ничек, дисезме? Алар мөлаем һәм ихлас, балалар турында сөйләгәндә күзләрендә нур балкый. Тавышлары да бала күңеленә үтеп керерлек ягымлы һәм моңлы җырдай матур була. Быел “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика бәйгесендә нәкъ шундый сыйфатларга ия мөгаллимәләр байтак иде. Укытучылар көне алдыннан аларның берсе – Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлифә Хафизова белән очраштык.
Зәлифә Марат кызы – мәртәбәле конкурста финалга чыккан педагогларның берсе. Аның бу җиңүе – күпләргә үрнәк. 2013 елда һөнәри бәйгедә үзен сынап караган мөгаллимә жюрида утыручы укытучыларның “син конкурска тагын килергә тиеш” дигән сүзләрен күңел түренә салып куя. Бу еллар эчендә шактый тәҗрибә туплаган, һөнәри осталыгын арттырган мөгаллимә быел үз көчен янә сынап карарга була. Бәйгегә җитди әзерлек белән килгән Зәлифә Марат кызы, укытучы һөнәрен дөрес сайлаганын исбатлап, төбәкнең көчле педагоглары сафына баса. Авыл укытучысы өчен мәртәбәле бәйгедә зур уңышка ирешү – батырлык та, горурлык та ул. Татар теле укытучыларының иң-иңнәре арасында булып, республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан премия алуы үзе үк зур горурлык түгелмени?!
– Иртәгә – Укытучылар көне. Бу изге һөнәрне сайлаган барлык кешеләр өчен бик әһәмиятле көн. Педагог һөнәре – зур рухи көч салуны, вакыт, сәламәтлек, гаилә мәшәкатьләре белән исәпләшмәүне таләп итүче авыр хезмәт. Зәлифә Маратовна, Сезгә укытучылык эшен сайлауда этәргеч булып торучылар да, киңәш бирүчеләр дә булгандыр, мөгаен?
– Бу – минем туган мәктәбем. Ает мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Бәләбәй педагогия училищесына укырга кердем. Мәктәптә укыганда ук тәрбияче булырга тели идем, кече яшьтәге балалар белән уеннар оештыру да кызыклырак тоела иде. Ул вакытта зурәнием – Зилара Нәбиуллина мәктәптә директор булып эшләде. Ул мине укытучылык эшенә өндәп, киңәшләрен бирүче якын кешем булды. Аның киңәшен тыңлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайладым. Беренче сыйныфтан белем бирүче Люция апа Усманова да нәни йөрәгемдә үз урынын алып, бу һөнәргә сөю уяткандыр димен. Без аңа һәрчак сокланып, яратып карадык.
Әнием Зәйтүнә Гобәй кызы һәм әтием Марат Миңнеәхмәт улы Нәбиуллиннар югары белем алуымны теләделәр. Минем һәр уңышыма ихлас сөенеп тордылар, хәзер икесе дә якты дөньяда юк инде, шулай да алар бүгенге тормышымдагы матур вакыйгаларга да минем белән бергә шатланадыр кебек.
Әтиемнең әнисе Фәкия картәниемнең биргән акыллы киңәшләре турында әйтмичә калдыра алмыйм. Картәни гомер буе мәктәптә техничка булып эшләде, балаларны бигрәк яратты ул. Вакытында белем ала алмаган картәнием укытучыларга һәрчак зур хөрмәт белән, эшләренә кызыгып карады. “Минем дә укытучы буласым килә”, дигән сүзләрен балачакта аңлап бетермәсәм дә, хәтергә бик тирән кереп калды. Ун оныгы арасында бер мин генә кыз идем, яраткан оныгы укытучы һөнәрен сайлагач, аның шатлыгы чиксез булды.
2002 елда туган мәктәбемә кайтып, пионервожатый булып эшләп киттем. Күп тә үтми татар теле һәм музыка дәресләрен алып бара башладым, аннары башлангыч сыйныфларны укыттым. БДУның татар филологиясе факультетына читтән торып укырга кердем. 2013 елда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын ышанып тапшырдылар. Узган елда, конкурс сынауларын үтеп һәм курсларда белем алып, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе булып күчтем.
– Туган тел укытучысына бүген телне, гореф-гадәтләрне саклау, тәрбия бирү кебек зур бурычлар йөкләтелгән...
– Бәләбәй училищесында укыганда практиканы туган мәктәбемдә үттем. Укытучыларым мине ихлас каршы алып, дәрес бирергә өйрәтте, бу һөнәрнең нечкәлекләренә төшендерде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Ильясова укучыларында ана теленә сөю уятты, төпле белем бирде. Ана теленең матурлыгын, сәнгатьле сөйләмне, милли моңнарны, гореф-гадәтләрне нәкъ менә аның дәресләрендә ишеттек һәм өйрәндек. Шуңа да укытучы һөнәрен сайлауга уңай этәргеч ясаган янә бер кеше нәкъ менә Рәхимә Сәләхетдин кызы булгандыр. Мин укытучыларымның һәркайсына рәхмәтлемен. Хәзер инде үземнең укучыларга белем бирүемә 22 ел булган.
Бүген, татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш, тарих, музыка дәресләрен дә укытам. Социаль педагог һәм директор киңәшчесе вазыйфаларын да алып барам. Бу эшләр барысы да балаларга белем һәм тәрбия бирүне тиешенчә башкаруны таләп итә. Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 71 укучы теләп йөри, аларга бу фәннән иҗади күңелле, бик тырыш укытучы Ләйсән Күсәбкулова белән бергәләп белем бирәбез. Укучыларны кызыклы дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, милли бәйрәмнәр аша ана телен яратырга, гореф-гадәтләребезне ихтирам итәргә өйрәтәбез.
– “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашу теләге ничек туды? Гомумән, конкурста катнашу Сезнең эшчәнлеккә үзгәрешләр керттеме?
– 2013 елда район конкурсында җиңү яулап, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика бәйгесендә 2нче турга ун укытучы үттек. Финалга чыгарга тәҗрибәм җитеп бетмәгәндер, күрәсең, алтынчы булдым. Жюри әгъзаларының, югары уку йортында белем биргән укытучыларымның, миңа ышаныч белдереп, син тагын килергә тиеш, дигән сүзләре канатлар куйды. Күңелемдә, конкурска тагын барсам, укытучыларымның йөзенә кызыллык китермәскә тырышачакмын, минем белән горурланып калсыннар, дигән уй йөрде. Быел район мәгариф бүлегенә чакырып, “Бу конкурска син – тәҗрибәң буенча да, психологик яктан да тулысынча әзер укытучы”, – дигәч, еллар үтә, бәлки, үземне тагын бер сынап карарга вакыт җиткәндер, дип уйладым. Шул ук вакытта һөнәри кызыксыну да бик көчле иде. Район конкурсына төбәк бәйгесенә чыгарлык итеп җитди әзерләнеп бардым. Республика күләмендә яңа уй-кичерешләр, һөнәри яктан көчле укытучылар белән танышу, тәҗрибә бүлешү, конкурсантлар белән дуслашу рухландырды, канатландырды. Әлбәттә, мондый һөнәри бәйгедә ялгызың гына җиңүгә ирешеп булмый, киңәш бирүчеләр, ярдәм күрсәтүчеләр бик кирәк. Конкурс дәвамында бергә эшләгән укытучыларым белән телефон аша гел элемтәдә тордык. Миңа терәк булган, җаваплы вакытта зур ярдәм күрсәткән өчен мәктәп җитәкчелегенә, коллективыма рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
– Зәлифә Маратовна, Сез бәйге дәвамында үзегезне белемле, сәләтле, чын укытучы итеп күрсәттегез һәм аның һәр турында җиңүгә ышанычлы атладыгыз. Конкурсның кайсы туры бик катлаулы тоелды?
– Бәйгенең һәр этабы бик катлаулы, һәрберсенә җентекләп, барлык көчне салып әзерләнергә кирәк. Осталык дәресе һәм сыйныф сәгате бернинди кыенлык тудырмады, бик җиңел үтте. Татар теле дәресе алдыннан бишенчеләр сыйныфка иртәрәк керде. Укучылар, яныма килеп, “Куркасызмы?” – дип сорый. “Бераз бар инде”, – димен, елмаеп. “Без дә куркабыз”, – диләр. Үзләре йөгерә-йөгерә дәрес үткәрү өчен әзерләнгән әйберләрне таратырга ярдәм итте. Дәрес башланганчы балалар белән дуслашып та өлгердек. Уфаның 84нче Татар гимназиясендә балалар бик ягымлы, туган телләрен белә, дәрестә актив катнашып утырдылар. “Безгә укытырга килегез!” – дип калды укучылар. Татар гимназиясендә безгә, конкурсантларга, бик җылы караш, яхшы мөнәсәбәт сизелеп торды, һәр чара зур оешканлык белән үтте, аларга бик рәхмәтлебез. Ә менә соңгы тур минем өчен бераз катлаулы булды. Бәйгенең “Министр белән сөйләшү” дигән турында сорауларга кыюрак җавап бирергә, үзеңнең лидерлык сыйфатларыңны эшкә җигә белергә дә кирәк.
– Сезнең уңышларыгызда яныгызда ышанычлы терәк булып торучы якыннарыгызның да өлеше бардыр?
– Ирем Радик Рифкать улы белән хезмәт юлыбызны мәктәптә бергә башладык. Ул технологиядән укытты. Биш ел очрашып йөргәч, матур гына гаилә корып җибәрдек. Менә шул вакыттан бирле бер-беребезне күз карашыннан аңлап, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Ул – минем һәр башлангычымны аңлап, хуплап торучы ышанычлы кешем. Нинди генә эшкә тотынырга уйласам да, син булдырасың, дип көч биреп торучым да әле. Улым Инзил – БДПУның 3 курс студенты, кызым Ралина 9нчы сыйныфта белем ала. Балаларым да терәк булып, көч биреп тордылар, якыннарымның ярдәмнәрен һәрчак тоеп торам.
– Сез ничек уйлыйсыз, республика бәйгесенә остаз булырлык тәҗрибәле педагоглар килергә тиешме?
– Республика бәйгесенә үз районнарында югары һөнәри осталык күрсәтеп, җитди ярышка чыккан берсеннән-берсе кыюрак мөгаллимәләр килә. Минемчә, һөнәри конкурста яшьләр дә катнашырга тиеш. Бу – алар өчен чыныгу, тәҗрибә туплау урыны. Гади укытучылар өчен үткәрелгән мәртәбәле бәйге тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Үзеңнең эшеңне күрсәтәсең, киңәшләшәсең, дуслашасың. Үзең өчен нәтиҗә ясыйсың, ничек эшләргә кирәклеген күрәсең. Конкурстан зур тәҗрибә туплап, укучылар белән дәрестә кулланырлык яңалыклар алып кайтуыма бик сөенәм.
– Республиканың иң яхшы, алдынгы карашлы укытучылары арасында булу – зур дәрәҗә. Димәк, укытучы һөнәрен юкка сайламагансыз, бу юл Сезнеке булган!
– “Ел укытучысы” конкурсы минем тормышымда иң чагу вакыйга булып истә калачак. 22 ел мәктәптә эшләү дәверендә бу һөнәр минеке түгел дигән уй бер генә тапкыр да башыма килмәде. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китермим. Бу еллар эчендә янә шуны аңладым: яңадан мәктәп бусагасын атлап чыксам, мин барыбер татар теле укытучысы булыр идем!
Динар Кәлимуллин фотосы.