+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 октябрь , 21:55

Укучылары бәхетенә ялгышмаган!

Мин Кырмыскалы районының Шәрипкул урта мәктәбендә 39 ел эшлим. Уйлап карасаң, үзе бер гомер. Ләкин бүген сүз минем хакта түгел, ә эшен яратып, барлык күңелен биреп башкаручы, тирән белеме, киң эрудициясе, ягымлылыгы, шул ук вакытта таләпчәнлеге белән укучыларның күңелен яулаган, ата-аналарның хөрмәтенә лаек булган хезмәттәшем Резида Грабовская турында.

Укучылары бәхетенә ялгышмаган!
Укучылары бәхетенә ялгышмаган!
Безнең мәктәптә ул чирек гасыр эшли. Беренче көннәрдән үк балалар белән дә, коллектив белән дә уртак тел тапты. Һәр баланың йөрәгенә юл таба белүе, аларга шәхес буларак каравы өчен ата-аналар да аны хөрмәт итә. Югары категорияле укытучы эшендә заманча технологияләр һәм ысуллар файдалана, бу аңа дәресләрен нәтиҗәле, мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Ул укучыларны фикер йөртергә, анализларга, гомумиләштерергә өйрәтә, шул ук вакытта бәхәсләшү, үз фикереңне алга сөрү, аргументлар белән аны дәлилләү өчен дә урын калдыра.
Аның укучылары бихисап олимпиада, конкурсларда катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Дәрестән тыш чараларны да ул мавыктыргыч итеп оештыра, шуңа аларда укучылар зур теләк белән катнаша. Үзенең тәрбияләнүчеләрен Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга да яхшы әзерли. Ата-аналар да аңа зур ышаныч белдерә.
Менә шундый күпкырлы шәхес, оста укытучы, изге күңелле кеше ул. Барлык укучылары бәхетенә, бу һөнәрне сайлап ул һич кенә дә ялгышмаган.
Тумышы белән ул Нуриман районының Яңа Субай авылыннан. Гади эшчеләр Раиса Ивановна һәм Рәхимҗан Минзалал улы Сабировларның җиде баласының дүртенчесе булып дөньяга килгән. Урта белем алганнан соң, үз авылындагы сигезьеллык мәктәптә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып хезмәт юлын башлый. 1978 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, дипломлы яшь белгеч Бөтенсоюз юлламасы буенча Амур өлкәсендәге Яңа Петровка урта мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1996 елда Башкортстанына кайта, ә 1999 елдан Шәрипкул урта мәктәбендә математика фәнен укыта.
Өч кызы да югары белемле, тормышта үз урыннарын табып, лаеклы кешеләр булып яшиләр. Хәзер инде оныклары да уңышлары белән сөендерә.
Резида Рәхимҗан кызының гомум эш стажы 47 ел, шуның 41е – белгечлеге буенча. Әйе, бу һөнәрне сайлавы белән ул үзе дә, мондый мөгаллимәдә белем алган укучылар да бәхетле.

Фирүзә ГЫЙРФАНОВА.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: