+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 октябрь , 10:15

Дан һәм хөрмәт сезгә!

Уфада республиканың иң яхшы педагогларын бүләкләү тантаналары үтте.

Дан һәм хөрмәт сезгә!
Дан һәм хөрмәт сезгә!

3 октябрьдә, башкалабыз Уфада республиканың иң яхшы педагогларын бүләкләү чарасы үтте. Анда башкорт, урыс, туган телләр укытучылары, ике телле һәм полилингваль нигездә күппрофильле гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүче педагоглар бүләкләнде. Республиканың 100 укытучысы Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата бүләгенә — 50шәр мең сум премиягә лаек булды.

Быел республика комиссиясенә 198 педагогның конкурс материаллары тәкъдим ителгән, аларның 75е – башкорт теле, 67се – урыс теле, 27се – туган тел укытучылары, 29ы полилингваль нигездә күппрофильле гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүче укытучылар.
— Бүгенге тантаналы чарага үз эшенең осталары, талантлы укытучылар җыелды. Мәртәбәле конкурста җиңүгә ирешкән педагогларны республика Башлыгы һәм Хөкүмәте исеменнән кайнар котлыйм. Без озак еллар эшләүче һәм мәгариф системасының горурлыгы булган педагогларны бүләкләвебезгә шатбыз. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез республикабызның киләчәген билгели. Сез Туган илне, туган телне яратучы чын патриотлар тәрбиялисез, — диде укытучыларны тәбрикләп, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев.
Педагогларга ихлас тәбрикләү сүзләрен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева җиткерде.
Бүләкләнүчеләр арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары да лаеклы урын алды. Төрле районнарда укучыларга туган тел серләрен төшендерүче, ана телен күз карасыдай саклаучы мөгал­лимәләр – күпсанлы бәйгеләр җиңүчеләре. Грант алучылар арасында республикада исемнәре яхшы билгеле, укучылары төрле бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән остазлар: Ләйсән Насыйрова (Уфаның 65нче Татар гимназиясе), Зөлфия Мансурова (Бүздәк районының Каран мәктәбе), Илмира Шакирова (Уфаның 84нче Татар гимназиясе), Альбина Фазлыева (Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясе), Гүзәлия Газизова (Бакалы райо­нының Бакалы 1нче мәктәбе), Фирүзә Сафина (Илеш районының Югары Яркәй 4нче мәктәбе), Зөлфия Нуриева (Кушнаренко районының Калтай мәктәбе), Марвия Михайлова (Салават райо­нының Татар Малоязы мәктәбе), Лилия Кәримова (Уфа шәһәренең 4нче мәктәбе), Гөлназ Калкманова (Туймазы районының Собханкул мәктәбе), Альбина Гыйздәтуллина (Шаран районы­ның Шаран 1нче мәктәбе), Таңчулпан Галләмова (Неф­текама шәһәренең 4нче мәктәбе), Римма Галиева (Стәрлетамак шәһәренең 23нче күппрофильле полилингваль мәктәбе), Әнисә Хәлфәтуллина (Яңавыл райо­нының Карман мәктәбе), Зөлфия Хөсәенова (Чишмә районының Шөңгәккүл мәктәбе).
Аларның хезмәтен дәүләт дәрәҗәсендә бәяләү – республикада туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә алып барылучы колачлы эшнең матур чагылышы ул. Бу уңайдан укытучылар үзләре дә бик шат һәм рәхмәтле.
– Бу тантанага бик шатланып, дулкынланып килдек. Туган тел укытучылары хезмәтенә шушы рәвешле югары бәя бирелү – әлбәттә, зур мәртәбә. Респуб­ликаның иң яхшы укытучылары арасында булуыбызга чиксез горурланабыз. Бу – безнең коллективның, укучыларыбызның һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, – ди бертавыштан мөгаллимәләр.
Хөрмәтле укытучыларны Хөкүмәтнең акчалата бүләгенә лаек булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Туган тел сагында торучы мөгаллимәләргә хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа үрләр телибез.

“Җаваплы эшегездә уңышлар телим!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда болай диелә:
“Кадерле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез — Халыкара Укытучылар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Ул гомере буе изге педагог эшен башкаручыларны берләштерә. Бүген белем бирүдән башка шәхес үстереп, һөнәргә өйрәтеп булмый. Һәр укучының киләчәк тормышы һәм уңышлары, республиканың һәм илнең киләчәге сезнең белемегезгә һәм осталыгыгызга бәйле. Үзләренең җаваплы хезмәтләре белән мәктәп остазлары иң яхшы белем бирү традицияләрен үстерә, заманча мәгариф системасын төзи, ул Ватанның чәчәк атуы өчен мөһим нигез булып тора.
Сез балаларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итеп кенә калмыйсыз, әхлакый һәм патриотик үрнәкләрдә илебезнең лаеклы гражданнарын да тәрбиялисез.
Без мәгарифнең барлык баскычларындагы педагогик хезмәткәрләргә, яшь укытучыларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, сезнең хезмәтнең абруен күтәрәчәкбез.
Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм яңа уңышлар телим!”

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: