+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 октябрь , 08:05

Хезмәт тәрбиясе җимеше бу!

Ялгызкаен мәктәп яны участогы икенче ел рәттән районда беренче урынны яулады.

Хезмәт тәрбиясе җимеше бу!
Хезмәт тәрбиясе җимеше бу!

Ялгызкаен авылының нәкъ уртасында җәен-көзен гөл-чәчәкләргә күмелеп, ә кышын бәскә төренгән агач-куаклар арасында матур мәктәп бинасы утыра. Биредә тормыш гөрләп тора. Чынлап та, 152 укучы белем алган бу мәктәптә 24 педагог бөтен осталыкларын эшкә кушып, яңа методикалар кулланып, белем һәм тәрбия бирү өстендә армый-талмый хезмәт сала.

2023-24 уку елы йомгаклары буенча район мәктәпләре арасында “Иң яхшы мәктәп” конкурсында 1нче урынга лаек булып, 100 мең сумлык грант отты алар. Ул акчага мәктәп өчен бик кирәкле булган мотоблок алдылар, шулай ук, бизәлеш эшләренә тотындылар.

– Узган уку елы да, быелгысы да бик нәтиҗәле булды – яздан алып көзгә кадәр ал-ял белми мәктәп яны бакчасында тырышып эшләгән укучылар, укытучылар коллективы ике ел рәттән “Иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә һәм белем бирү участогы” исеменә лаек булып, сертификат белән бүләкләнде. Участок мәйданы ике гектарга якын. Анда бөтен төр яшелчә-җимеш үстереп, мәктәп ашханәсенә тапшырабыз, артканын авыл халкына ярминкәләрдә сатабыз. Орлык, үсенте­ләр­не күбесен­чә үзе­без әзерлибез. Балалар теләп ярдәм итә, шул рәвешле алар хезмәттә чыныгып, җир эшенә өйрәнеп үсә, ─– ди урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп яны участогы җитәкчесе Гүзәлия Хәйруллина.

Дәүләт имтиханнары буенча да күрсәткечләре яхшы – укучылар (9 сыйныф) барысы да аттестат алып, төрле уку йортларында белемнәрен арттыруны дәвам итә.
Узган уку елында, шулай ук, республика күләмендә үткәрелгән “Юннат-2023” конкурсында мәктәп яны тәҗрибә һәм белем бирү участогы эш күрсәткечләре буенча катнашып, диплом белән бүләк­ләнгәннәр.

Ел азагында тәҗрибәләре белән уртаклашу максатында район мәктәп­ләренең мәктәп яны участоклары җитәк­челәре өчен семинар үткәреп, югары билгегә лаек булган алар.

─ Башкарган эшебезнең шундый бәя алуы киләчәккә дәрт өсти, илһам чыганагы булып тора. Әлеге уку елы башланып кына торса да, хезмәт дәресләрендә балалар инде уңыш җыю белән мәшгуль. Үзләре чәчеп үстергән яшелчәләрне җыю икеләтә күңелле! Ә мәктәп алдындагы чәчәкләр арасына килеп керсәң, сихри дөнья үзенә тартып ала, аннан чыгасы да килми, – ди Гүзәлия Әсгать кызы.

Без килгәндә мәктәп ихатасындагы аллы-гөлле бакчада кече сыйныф укучыларының хезмәт дәресе бара иде. Алар күз явын алырлык чәчәкләрнең орлыкларын җыеп, икенче елга утырту өчен әзерләп куя икән. Укытучы апалары аларны һәр үсемлек белән таныштыра, чәчәкләр турында сөйли. Моңа кадәр күрмәгән-белмәгән чәчәкләр дә бихисап анда.
Менә шундый матурлык эчендә яши Ялгызкаен мәктәбе укучылары. Ә без беләбез, дөньяның матурлыгы баланың күңелен дә матур итә. “Матурлык – кешелеклелекнең, саф хисләрнең эчкерсез мөнәсәбәтләрнең нигезе һәм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аның белән хозурлану һәм аңа соклану миңа балалар йөрәгенә илтә торган сукмак булып тоелды”, ─– дигән бит атаклы педагог Василий Сухомлинский да.

Ялгызкаен мәктәбенә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: