+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 октябрь , 19:25

Сезнең хезмәт илнең киләчәген билгели!

Радий Хәбиров укытучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сезнең хезмәт илнең киләчәген билгели!
Сезнең хезмәт илнең киләчәген билгели!
Бүген, 8 октябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк укытучыларына республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул шулай ук Башкортстанның авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантана 5 октябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара укытучылар көненә багышланган иде.

"Бу - иң якты һәм яраткан һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Ул үз гомерендә намус белән педагог эшен башкаручыларны берләштерә. Бу көн барыбызны да, сезнең элекке укучыларыгызны да, дулкынландыргыч мәктәп елларын искә алырга, остазларыгызга тирән рәхмәт белдерергә чакыра.
Укытучы — иҗади эзләнүдән, изге хисләрдән, педагогик илһамнан башка күз алдына да китереп булмый торган уникаль һөнәр. Еш кына аны гомерлеккә сайлыйлар.
Мәктәпләрдә, гимназияләрдә һәм лицейларда тәҗрибәле педагоглар да — безнең "алтын фонд" та, һәм яшь талантлы укытучылар да эшли. Сез барыгыз да — чагу, эшегезне яратучы үз эшенең осталары.
Һәр укучының тормыш юлы һәм уңышлары сезнең белемегезгә һәм осталыгыгызга бәйле. Сезнең армый-талмый башкарган хезмәтегез – дәүләт әһәмиятендәге эш. Нәкъ менә ул республиканың һәм илнең киләчәген билгели.
Сез балаларны фән нигезләренә өйрәтәсез, аларга сәләтләрен ачарга, мөстәкыйль фикер йөртергә, җаваплы карарлар кабул итәргә булышасыз. Илебезнең лаеклы гражданнарын иң яхшы әхлакый һәм патриотик үрнәкләрдә тәрбиялисез", — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров Башкортстанда укытучы һөнәренең абруен күтәрү өчен күп эшләр башкарылуы турында сөйләде. Быел балалар бакчаларының яшь педагогларына грант ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшли башлады һәм инде 50 җиңүче беренче тапкыр 575 мең сум акча алды. Быел республика Башлыгы карары буенча грантлар саны 75кә кадәр арттырылды.

Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә түләүләр өч мәртәбәгә – 300 мең сумга, ә призерларга һәм аларның педагогларына 150 мең сумга кадәр күтәрелде. Төбәктә укучылары БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган укытучыларга 50әр мең сум премия түләнә. Быел андый укытучылар саны арткан — 118 кеше (былтыр – 75 укытучы, 2022 елда – 65, 2021 елда – 90, 2020 елда – 106).

Шулай ук быел республикада 100 баллы эшләрнең саны рекордлы – 155 (бу 144 кеше, шуларның 11е мультибалльниклар). Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек күбрәк – 82 эш, шуларның 2се мультибалльниклар).

Республика Башлыгы укытучыларга намуслы хезмәтләре, сабырлыклары, балаларны ихлас яратулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам, рәхмәтле укучылар һәм яңа һөнәри казанышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: