+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 октябрь , 16:15

Яшь төзүчеләр осталык күрсәтте

Башкортстан студентлары Халыкара төзелеш чемпионатында җиңү яулады.

Яшь төзүчеләр осталык күрсәтте
Яшь төзүчеләр осталык күрсәтте
Башкортстан студентлары октябрь башында Екатеринбургта Халыкара төзелеш атналыгы кысаларында узган IV Халыкара төзелеш чемпионатында үзләренең осталыгын күрсәтте.

Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжыннан Светлана Данилова һәм Никита Ямщиков «Построй мечту» конкурсында «Тим-белгеч» номинациясендә алтын һәм бронза медальләр яуладылар. Мәләвез күппрофильле һөнәри колледжын тәмамлаган Георгий Кычаков «Строймастер-2024» һөнәри осталык конкурсында студентлар лигасының “Монтажник каркасно-обшивных конструкций” номинациясендә беренче урынны яулады. Яшьләрне бүләкләү тантанасы «Екатеринбург-ЭКСПО»да узды.

— Төзелеш комплексы икътисад үсешенең нигезе булып тора. Бу җәһәттән тармакка профессиональ кадрлар әзерләү бурычы йөкләнә. Республиканың яшь төзүчеләре чемпионатта чыннан да югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм һөнәри осталык күрсәтте, һәм безнең һәрберебез аларның хезмәт сөючәнлегенә һәм үҗәтлегенә өйрәнә ала, – дип билгеләп үтте Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.

"Построй мечту» — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Халыкара төзелеш чемпионатының бер өлеше. Светлана белән Никитаның уңышы очраклы түгел. Алар остазлары А. И. Пашкина белән бергә «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча төбәк сайлап алу чемпионатын уздырганда «BIM мәгълүмати модельләштерү технологиясе» компетенциясендә җиңү яулаган иде.

Георгий Кычаков, узган елда «Строймастер» конкурсының төбәк этабында җиңеп, Башкортстан исеменнән Мәскәүдә узган Бөтенрусия ярышларында беренче урынны яулады. Екатеринбургта Георгий янә республикабызны һәм Идел буе федераль округын тәкъдим итте. Ул бөтен Русиядән төзелеш комплексының иң яхшы белгечләре арасында иң яхшысы исеме өчен көрәште.

Фото: pravitelstvorb.ru/


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: