+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 октябрь , 09:05

Авыл ямен мәктәп саклый!

Бай тарихлы Югары Бишенде белем учагы күркәм традицияләрен бүген дә лаеклы дәвам итә.

Авыл ямен мәктәп саклый!
Авыл ямен мәктәп саклый!

Укытучы абруен хезмәт сөюче, тирән белемле, мәдәниятле, рухи яктан бай, кешелекле һәм кечелекле булган кеше генә яулый ала. Туймазы районының Югары Бишенде мәктәбендә балаларга белем бирүче укытучылар да шундый сыйфатларга ия. Күп еллар дәвамында абруйлы мөгаллимнәр укыткан бай тарихлы мәктәптән бик күп билгеле шәхесләр, галимнәр, хезмәт алдынгылары чыккан. Нәкъ менә шушы мәктәптә төпле белем алып, зур дәрәҗәләргә ирешкән күренекле шәхесләр белем учагы белән әле дә араларын өзми, күпләре ярдәм кулы сузып тора.

Мәктәпнең тарихы 1908 елдан, авылда мәдрәсә ачылудан башлана. Аннары ул – башлангыч мәктәпкә, совет власте урнашкач, җидееллыкка әйләнә. Ә иң мөһиме – 1942 елда дәһшәтле сугыш чорында биредә урта мәктәп эшли башлый, 2013 елдан Югары Бишенде төп гомуми белем бирү мәктәбе статусын ала.
Бүген дә гөрләп торучы белем учагында 60 бала укый. Аларга 10 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Педагоглар­ның 8е – югары категорияле белгеч. Иң мөһиме – биредә хезмәт салучы укытучыларның барысы да инде озак еллар эшли, тәҗрибәле белгечләр, үз фәннәрен тирәнтен белүче, гомерләрен изге һөнәргә багышлаган мөгаллимәләр.
– Мәктәбебез үзенең традицияләре, абруйлы укытучылары, тырыш укучылары белән горурлана. Укучыларыбыз район, республика, Русия күләмендә уздырылган конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, иҗади бәйгеләрдә, спорт чараларында актив катнаша. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз. Безнең мәктәп “Беренчеләр хәрәкәте”нә дә районда беренчеләрдән булып кушылды. Аның кысаларында оештырылган “Орлята России” оешмасына мәктәпнең башлангыч сыйныфлары җәлеп ителде. Бу проект балаларны тәрбияләү сыйфатына һәм аларның үсешенә уңай йогынты ясый, – ди мәктәп директоры Гөлнара Миң­неханова.
Әйтергә кирәк, 34 ел стажы булган тәҗрибәле педагог әлеге белем учагын икенче генә ел җитәкли. Гөлнара Әнвәр кызы җитәкче вазыйфасында укытучылык эшен генә түгел, хуҗалык эшләрен алып баруны да төптән белү кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа да бу кечкенә дәүләтнең киләчәге ышанычлы булсын өчен эшкә җиң сызганып тотынган. Директорның татар, башкорт, урыс, инглиз, француз телләрендә иркен аралашучы педагог булуы да – бу мәктәптә белем алучы укучылар өчен зур мәртәбә. Җитәкче булудан тыш, ул балаларны инглиз теленнән дә укыта. Әйтергә кирәк, аның укучылары инглиз теленнән төп дәүләт имтиханын бик уңышлы тапшыра.
Гөлнара Әнвәр кызы Туймазы шәһәренең 6нчы мәктәбендә 24 ел француз теле укыткан. Әлбәттә, үзен чын педагог дип санаучы кеше белемен һәрвакыт камилләштереп торырга, сынау-тәҗрибәләргә омтылырга һәм эзләнүләр юлында булырга тиеш. 2019 елда илчелек гранты отып, аңа Франциядә стажировка үтү бәхете тия.
Чит телләр буенча белгеч буларак, яңадан-яңа сынаулар үтү һәм чит илдә тәҗрибә туплау файдалы булды, ди мөгаллимә. Бүген мәктәп җитәкчесен, әлбәттә, биредәге көнүзәк мәсьәләләр ныграк борчый. Мәктәп яшәсә, авыл дә яши, ди җитәкче. Төрле чараларда, мәктәп өчен мөһим проектларда катнашу да директор башлангычы белән башкарыла. Әйтик, быел алар “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында (ППМИ) катнаша һәм анда җиңеп чыга.
– Быел “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашып, мәктәптә 51 тәрәзәне алмаштырдык. Спонсорлар ярдәмендә мәктәп түбәсенә ремонт ясалды. Коллектив зур ярдәме өчен Артем Гилаевка бик рәхмәтле. Биредә аның уллары белем ала. Артем Гани улы мәктәпкә даими ярдәм күрсәтеп тора. Укучыларыбыз яхшы белем алсын өчен уңай шартлар булдыру – мөһим бурычыбыз, шуңа да алда планнарыбыз байтак әле. Спорт мәйданчыгы төзү, кабинетларны компьютерлар белән җиһазландыру, заманча китапханә булдыру – боларның барысын да тормышка ашырып булырына ышанам, – ди Гөлнара Әнвәр кызы.
Шунысы сөенечле: әлеге белем учагында туган телләр укытуга зур игътибар бирелә. Башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен Башкортстанның атказанган укытучысы Зөлфия Галиева укытса, татар теле һәм әдәбия­тыннан укучыларга Рима Галина белем бирә.
Чынлап та, белем учагы бай, кызыклы, мавыктыргыч тормыш белән яши. Биредә эшләп килүче башкорт һәм татар агитбригадалары – мәктәпнең горурлыгы. Җитәкчеләре Зөлфия Илгиз кызы һәм Рима Мөфәссир кызы әйтүенчә, укучылар анда бик теләп йөри, төрле чараларда, конкурсларда матур җиңүләре дә бар. Әйтик, узган елда 8нче сыйныф командасы “Педагог һәм остаз елы”на багышланган бәйгедә җиңүче булган. Сәләтле кызлар һәм егетләр җырлы-биюле тамашаларны сәхнәгә матур, чагу милли киемнәрдә чыгара. Ата-бабаларыбыз йолаларына, милли гореф-гадәтләргә тугрылык тәрбияләүче укытучыларның хезмәтенә сокланмыйча мөмкин түгел. Балаларның сәләтен ачуга, аларның күңеленә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә көндәлек хезмәт, вакыт белән исәпләшмәү, тырышлык һәм һөнәргә булган тугрылык аша ирешелә.
– Укучыларыбыз төп дәүләт имтиханнарын ел саен уңышлы тапшырып, төрле уку йортларында белем алуын дәвам итә. Узган уку елын 11 укучыбыз уңышлы тәмамлап, төрле колледжларга укырга керде. Төп дәүләт имтиханында, урыс теле һәм математикадан тыш, ел саен география, җәмгыять белеме (укытучысы – Гөлфия Зарипова), химия (укытучысы – Резида Фазлыйәхмәтова) фәннәрен сайлап, чыгарылыш сыйныфлар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, – ди директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Зарипова.
Әйтергә кирәк, Югары Бишенде мәктәбе укучылары бәйгеләрдә катнашса, уңышларга ирешми калмый. Әйтик, “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз” Халыкара әдәби бәйгесендә Земфира Шәрипова (9нчы сыйныф) һәм Александр Левин (5нче сыйныф) 3нче урын алганнар. Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге ачык республика конкурс-фестивалендә 9нчы сыйныф укучылары Зарина Ислямова һәм Земфира Шәрипова призер исеменә лаек булган. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика дистанцон олимпиадасында Данис Мостафин һәм Диана Насыйрова, шулай ук, призер булганнар.
Төрле конкурсларда, олимпиадаларда мәктәпкә җиңү китергән Әмирә Рәүпова, Лиана Мәрданшина (8нче сыйныф), Карина Шәйхуллина (6нчы сыйныф) һәм башка укучыларын да мактап телгә алды педагоглар. Спорт ярышларында да укучыларның уңышлары байтак. Чаңгы ярышы буенча район күләмендә беренчелеккә чыкканнар. Башлангыч сыйныф укучылары да абый-апаларыннан һич калышмый. Карина Гомәрова, Юлия Мәрданшина төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр исемлегенә кергән.
Әйтергә кирәк, авыл мәктәбендә укучыларның иҗади сәләтен үстерү өчен дә уңай шартлар булдырырга юлын табалар. Мәсәлән, быел Югары Бишенде мәктәбендә гитарада уйнарга өйрәнү буенча сыйныф ачканнар. Анда бик теләп йөрүче 12 балага Серафимовка музыка мәктәбе педагоглары атнага ике тапкыр килеп белем бирә. Ә менә сурәт төшерергә яратучы башлангыч сыйныф укучыларын иҗат серләренә Сәнгать мәктәбе укытучылары өйрәтә.
Шунысы сөенечле: Югары Бишенде мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Әллүки” журналына дәррәү язылды. Биредә укытучылар да, әти-әниләр дә балаларның туган телле, зиһенле, сәләтле булып үсүен тели. Ә туган телне белеп, өйрәнеп үскән кызлар һәм малайларның киләчәге ышанычлы, якты һәм уңышлы була!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: