+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 октябрь , 16:10

Якташларыбыз хезмәтен Президент югары бәяләде

Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат секретаре Президентның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Якташларыбыз хезмәтен Президент югары бәяләде
Якташларыбыз хезмәтен Президент югары бәяләде

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Лина Нур кызы Сарбаева Русия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Президент указы нигезендә гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен “Герой-ана" исеменә Башкортстаннан Фаягөл Фаил кызы Абдуллина лаек булды.

Икътисад һәм финанс өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Русия Федерациясенең атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Фәрит кызы Зәйнуллинага бирелде.

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: