+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь , 14:20

Акмулланың ак юлыннан тайпылмады

Күренекле галим-педагог, әдәбиятчы Әхәт Вилдановка — 80 яшь.

Акмулланың ак юлыннан тайпылмады
Акмулланың ак юлыннан тайпылмады
Вакыт йөгерә. Аның белән бергә гомер чаба, син олыгайган саен шәбрәк тә чаба: бетмәс-төкәнмәс тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, син аның үткәнен дә сизмисең икән. Безнең дә университет тәмамлап, югары уку йорты дипломы алып, шау-гөр килеп республикабызның төрле төбәкләренә “хезмәт фронты”на таралышуыбызга озакламый ярты гасыр була икән.

Уйласаң, уелып китәрлек. Озак еллар дәвамында башкорт филологиясе буенча югары белем биргән бер генә урын булды: безне дә югары квалификацияле белгеч ясап, олы тормыш юлына фатыйха биреп Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының (1957 елдан – Башкорт дәүләт университеты, бүген – Уфа фән һәм технологияләр университеты) тарих-филология (хәзер – башкорт филологиясе һәм журналистика) факультеты озатты.
Башкорт теле һәм әдәбияты гыйлемен системалы, заманча фән югарылыгына күтәрүчеләрнең, мактаулы галимнәребезнең бөтенесе дә диярлек шунда белем алган. Моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән өлкәдә тел һәм әдәбият гыйлеменең халыкара таләпләренә җавап бирерлек югары дәрәҗәдә хезмәтләр язу, тарихи грамматиканы төзү, әдәби телебезнең формалашу проблемаларын тикшерү, орфоэпия, имла, синтаксис, стилистика, лексика, диалектология буенча эзләнүләр алып бару, әдәбиятыбызның йөзәр еллык тарихын тергезү, текстологияне, сүз сәнгатебезнең эчке кануниятен өйрәнү, атаклы әдипләребезнең иҗади мирасын барлау һәм хәзерге укучыга җиткерү алар иңенә төште. Әйтергә кирәк, алар бу бурычны намус белән үтәп чыкты, эстафетаны үзләре тәрбияләгән яшь буын галимнәренә тапшырды.
Сүз сәнгатебезне дөнья дәрәҗәсенә чыгарган шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, драматургларыбызның иҗат чишмәсе дә шуннан баш алды. Аларның исемнәрен генә санап китү дә бик күп урын алыр иде.
Шунысын да истән чыгарырга ярамый: чынбарлык никадәр катлаулы булса, аны чагылдырган әдәбият та – шулкадәр катлаулы өлкә. Аның тормышы тулы мәгънәле булсын, тарихи миссиясе төгәл үтәлсен өчен тиешле шартлар булу фарыз: китап басу эшенең, матбугатның, театр, кино сәнгатенең, әдәбият гыйлеменең үсешкәнлеге, аларның барысын үз иткән укучыларның күплеге һәм, әлбәттә, бу өлкәләрнең барысында да эшләгән кешеләрнең дөньяга карашлары системасына нигез салган әдәбият укытучылары эшчәнлегенең югары дәрәҗәсе. Гомум әдәби процесс өчен аларның барысы да мөһим, һәркайсы аны үстерүгә керткән хезмәтенә бәрабәр тиешле бәһа алырга лаеклы.
Бүген сүз академик Гайса Хөсәеновның гыйльми мәктәбендә тәрбияләнгән галимнәрнең берсе, озак еллар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшләп хаклы ялга чыккан филология фәннәре кандидаты, доцент
М. Акмулла исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Әхәт Ханнан улы Вилданов турында.
БДУда без бер чорда белем алдык, бер уку елында хәтта бер бүлмәдә яшәп тә алдык. Әлеге көндә дә без һәрчак бәйләнештә. Шуңа аның турында галим-педагог һәм иҗатчы буларак күп нәрсә әйтә алам. Ул БДУга 1962 елда кергән булган, 1963 елның көзендә армиягә алынып, өч ел солдат боткасын ашаганнан соң яңадан икенче курска укырга килде. Миякә егетләре Кәбир Ногманов, Түләк Гыйрфанов белән Әхәт Вилданов һәм мин бер бүлмәдә яшәдек. Ыспай, тәртипле, тырыш егетләр булдылар. Гомумән, ул чор яшьләре үз алдына максат куеп, шуңа ирешер өчен, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив булды. Шуңа да һәрберсе соңрак тел, әдәбият гыйлеме, әдәби иҗат, журналистика, мәгариф өлкәләре үсешенә ярыйсы өлеш керткән абруйлы шәхесләр булып китте.
Әхәт Ханнан улы үзенең остазларын һәрвакыт олы хөрмәт белән искә ала. “Укытучыларымнан уңдым“, – ди ул еш кына. Шулай дип әйтерлеге дә булгандыр, һәм бу ул заманда укытучыны илаһи зат күреп олылау белән генә бәйле булмагандыр.
Узган гасырның алтмышынчы елларында илебездә тормышның барлык өлкәләрендә дә җанлылык, моңача күрелмәгән күңел күтәренкелеге тантана итте. Халык коммунизм төзү генә түгел, анда яшәү турында эчкерсез хыялланды, анык планнар корды, хәтта коммунизмда яшәячәк кешеләрнең әдәп-әхлагы нинди булырга тиешлеге турында җыелма кодекс та кабул ителде. Гаҗәп, ул кодекс принципларының күбесе күренекле Акмуллабызның гасыр чамасы элек язган “Нәсихәтләр” шигыреннән күчереп алынган кебек! Әйтергә кирәк, мәдәни үсешебезнең заманча яңа дәрәҗәгә күтәрелүе дә шуннан башланды.
Фән, сәнгать, мәгариф буенча югары белемле кадрлар әзерләү юнәлешендә дә моңача күрелмәгән уңышларга ирешелде. БДУда өр-яңа остазлык мәктәбе формалашты: Җәлил Киекбаев, Хәнифә Зиннәтуллина, Мидхәт Гайнуллин, Гали Сәетбатталов, Нәгыйм Ишбулатов кебек күренекле галим-педагоглар коллективына Марат Минһаҗетдинов, Вәли Псәнчин, Әхмәр Азнабаев, Марат Зәйнуллин кебек әзерлекле яшьләр өстәлде. Безнең студент елларыбыз нәкъ шушы чорга туры килде. Бу уңайдан “Укытучыларыбыздан уңдык!” – дип барыбыз да Әхәт Ханнан улына кушыла алабыздыр.
Укудан соң юллар аерылды: кемдер гомерен мәгариф, укыту-тәрбия эшенә багышлады, кемдер иҗат эшенә бирелде, матбугат, журналистикада көчен сынады, профсоюз, җәмәгать эшлеклеләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр булып китүчеләр дә булды. Ә Әхәт Вилданов фән юлыннан китте. 1970 елда университетны тәмамлап, бер ел Күгәрчен районының Ибрай авылында сигезьеллык мәктәптә укытканнан соң, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалына караган Тарих, тел һәм әдәбият институтының аспирантурасына укырга керде. 1978 елда филология фәннәре докторы Гыйлемдар Рамазанов җитәкчелегендә “Башкорт мәгърифәтчелек әдәбияты һәм Мифтахетдин Акмулла поэзиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады.
Бу чорда институтта академик Гайса Хөсәенов җитәкчелегендә көчле гыйльми мәктәп оеша: Ә. Харисов, Г. Рамазанов,
К. Әхмәтҗанов, С. Сафуанов, Ә. Вахитов,
М. Хәмидуллина, В. Әхмәдиев, Р. Бикбаев, И. Бүләков, Г. Кунафин, М. Иделбаев,
З. Шәрипова, М. Нәзерголов. Исемнәре киң билгеле шундый галимнәр белән бер коллективта эшләвен язмыш бүләге дип саный Әхәт Ханнан улы. Шулай дип әйтергә ныклы нигез дә бар.
Башкорт дөньясы, мәдәниятебез тарихы өчен моңача күрелмәгән глобаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу, анда аз гына булса да синең дә өлешең барлыгын белү үзе үк олы шатлык һәм күңел рәхәте түгелмени?!
Әхәт Вилдановның галим буларак иң нәтиҗәле эшчәнлек чоры институтта эшләгән елларга туры килә. Гайса Хөсәенов башлангычында һәм аның турыдан-туры катнашлыгында оештырылган, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез тарихына кагылышлы борынгы басма һәм язма мирас әсәрләрен җыеп туплауны максат итеп куйган археографик экспедицияләрдә актив катнаша, җыелган материалларны барлауга, системалаштыруга, бастырып чыгаруга үз өлешен кертә. Бу юнәлештә аның текстолог буларак иң зур уңышы итеп күренекле мәгърифәтчебез, ХIХ гасыр төрки сүз сәнгате күгендә иң якты йолдызларның берсе, чәчән-шагыйребез Мифтахетдин Акмулланың әсәрләре җыентыгын әзерләп чыгаруын күрсәтергә кирәктер.
Шунысы да мөһим: текстолог Акмулла әсәрләрен хәзерге әдәби телгә яраклаштырганда зур осталык белән эш итә, әсәр контекстындагы гарәп, фарсы яки иске төрки сүзләрен хәзерге әдәби телебездә кулланылган белән алыштырганда аларның тышкы билгеләренә – яңгырашына, иҗекләр санына, логик һ. б. басымнарның килү-килмәвенә генә карамый, ә төп игътибарны бу сүзнең мәгънәсенә юнәлтә, автор фикерен бозмыйча, аңа хилаф китермәслек итеп җиткерергә тырыша. Аңлашыла, бу телләрне, Көнчыгыш мәдәниятен, кардәш халыкларның тарихын, этнографиясен, әдәбиятын, фольклорын яхшы белүне таләп итә.
Текстологик хезмәт 1981 елда Гайса Хөсәенов фатыйхасы белән Башкортстан китап нәшриятында басылып чыкты. Күптән көткән вакыйга булды ул. Әлеге хезмәте белән Әхәт Вилданов Акмулланың бөеклеген бөтен дөньяга күрсәтте.
Ихтимал, күпмедер дәрәҗәдә шуның шаукымы белән дә 1981 елда әдипнең 150 еллык юбилеен барча Союз күләмендә тантаналы итеп үткәрү идеясе туды. Аны рәсми властьлар да хуплады. Юбилей бөтен ил масштабында зур бәйрәм рәвешендә узды. Шул ук елда Акмулла турында ике монографик хезмәт – Ә. Вилдановның “Акмулла – халык җырчысы”, Р. Шәкүрнең урыс телендә “Звезда поэзии” дигән китаплары басылып чыкты. Мәскәүнең “Наука” нәшриятында Ә. Вилданов белән Г. Кунафинның “Башкирские просветители – демократ ХIХ века” исемле монографиясе дөнья күрде.
Күренекле галим Әхәт Ханнан улы Вилданов әдәбиятыбыз күген киңәйтүдә, аны халыкара даирәдә танытуда, популярлаштыруда үзенең дә зур өлеше барлыгы белән хаклы рәвештә горурлана ала.
1982 елда Әхәт Вилданов укыту эшенә күчте. Шуннан бирле аның бөтен эшчәнлеге башкорт филологиясе буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә багышланды. 1984-1990 елларда – Башкорт дәүләт педагогия институтының әзерлек бүлеге мөдире, 1995-1996 елларда – башкорт филологиясе факультетының деканы, 1993 – 2004 елларда башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкарды. Ун ел кафедра доценты сыйфатында лекцияләр укыды.
Педагогия институтына күчү белән аның эшчәнлеге гыйльми-методик юнәлеш
алды – һәртөрле программалар төзү, уку әсбаплары, дәреслекләр язу белән билгеләнде. Аның күренекле телче Вәкил Хаҗин белән бергә урыс мәктәпләренең 5-6 сыйныфлары өчен язылган “Башкорт теле һәм әдәбияты” дәреслекләренең хәзер инде бишенче басмасы гамәлдә.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультетында Әхәт Вилдановны фәкать уңай яктан гына телгә алалар. Шундый факт та билгеле: 1997 елда булса кирәк, профессор Самат Мөхәммәтҗанов башкорт филологиясе факультетының соңгы курсы студентларыннан анкета тутырта. “Сезнеңчә, кем вуз укытучысы идеалына туры килә?” дигән сорауга утызга якын студент Әхәт Ханнан улын күрсәтә.
Әхәт Ханнан улының иң зур казанышы – өч дистә елдан артык чорда укытып чыгарган югары квалификацияле белгечләр. Алар меңнәрчә. Барысы да остазларының эшен дәвам итә – республикабызның төрле төбәкләрендә урта, урта һөнәр һәм югары уку йортларында, төрле оешмаларда, мәгариф учреждениеләрендә лаеклы хезмәт сала. Кайда гына эшләсәләр дә, әдәбият укытучысы алдында торган изге бурычны – яшь буында әдәп тәрбияләү, карашлар системасын формалаштыру бурычын намус белән үтиләр. Остаз өчен иң кадерлесе шулдыр.
Бу көннәрдә М. Акмулла исемендәге әдәби бүләк лауреаты, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Русия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Әхәт Ханнан улы Вилданов үзенең зур юбилеен – 80 яшен билгели. Әдәп тәрбияләгән әдәбиятчыга, рухи-әхлакый югарылыкка өндәгән укытучыларның олы остазына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, иҗади уңышлар телик

Рәүф Шаһиев,
филология фәннәре кандидаты, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: