+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь , 11:15

Башкорт теле буенча онлайн-олимпиада узды

Быел анда 41 567 кеше катнашты.

Башкорт теле буенча онлайн-олимпиада узды
Башкорт теле буенча онлайн-олимпиада узды
9-11 октябрьдә Башкортстанда башкорт теленнән онлайн-олимпиада узды. Ул икенче тапкыр оештырылды.
Катнашучыларга олимпиаданың рәсми сайтында төрле катлаулылыктагы онлайн-тест сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде.

Башлангыч дәрәҗә – башкорт телен яңа өйрәнә башлаганнар өчен. Аны 23 714 кеше сайлаган.
Ирекле дәрәҗә – башкорт телендә иркен аралашучы катнашучылар өчен. Аны 16 335 кеше сайлаган.
Өченче төр сораулар – башкорт теленең диалектлары белән кызыксынучы катнашучылар өчен. Әлеге дәрәҗәне 1 518 кеше сайлаган.

Уфа, Чакмагыш, Бәләбәй һәм Туймазы районнары халкы аеруча актив булды. Теркәлгән катнашучылар арасында Чиләбе, Самара, Ырынбур өлкәләре, Татарстан Республикасы, шулай ук Мәскәү, Сургут, Түбән Варта, Вязьма һәм Санкт-Петербург шәһәрләре вәкилләре бар иде. Моннан тыш, олимпиадада Үзбәкстан, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кешеләре катнашты.

Һәр катнашучы җыелган баллар белән сертификат алды. Олимпиада тәмамланганнан соң basholimpiada.ru сайтында сорауларга дөрес җаваплар бастырылды, бу катнашучыларга үз белемнәрен мөстәкыйль тикшерергә мөмкинлек бирде.
Олимпиаданы Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы һәм «Мирас» яшьләр башлангычларына ярдәм фонды үткәрде. Проект Башкортстан Башлыгы грантлары фондыннан грант исәбенә тормышка ашырыла.

“Олимпиада беренче тапкыр үткән елның октябрендә үтте. Анда Русиянең 67 төбәгеннән һәм 23 төрле илдән вәкилләр катнашты. Быел катнашучылар саны тагын да артуы бик куанычлы”, — дип билгели Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: