+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь , 15:09

Стәрлетамакта ашханә буфетчысы укучыны кыйнаган...

Нәрсә булган?

Стәрлетамакта ашханә буфетчысы укучыны кыйнаган...
Стәрлетамакта ашханә буфетчысы укучыны кыйнаган...
Талашу каты булган: хатын-кыз укучының башына берничә тапкыр суккан, аны еккан һәм чәченнән сөйрәп йөрткән.

Бу хәл 15 октябрьдә тәнәфес вакытында булган. Ашханә хезмәткәренең ачуын нәрсә чыгарганын видеоны өйрәнгән прокуратура ачыклый. Хокук сакчылары әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрә.

"Күзәтчелек чаралары барышында мәктәп туклануы белән тәэмин итүче компаниянең гамәлләренә, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк", - дип хәбәр итә республика күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте.

Фото: Республика Башкортостан сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: