Ярышларда Русиянең 14 субъектыннан балалар катнашты. Турнир ике лигада узды. Ярыш йомгаклары буенча башлап шөгыльләнүчеләр лигасында беренче урынны Самара өлкәсе командасы алды, тәҗрибәле катнашучылар лигасында – Мәскәү шәһәре һәм Башкортстан Республикасы катнаш командасы.
- Бу вакыйга - заманча технологияләрнең һәм киберспорт белән кызыксынуның хәзерге дөньяда кирәкле мөһим күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итүенең ачык мисалы. Уфада киберфизик инновацияләр остаханәсе «Берлога» платформасының беренче төбәк мәйданчыгы булып тора. Ул – мобиль уеннар, түгәрәкләр, остаханәләр һәм башка интерактив форматлар аша яшьләрне заманча технологияләр дөньясына һәм техник иҗатка киңкүләм җәлеп итү проекты, – диде Илдар Мәүлетбирдин.
19 октябрьдә турнирда катнашучыларның барысына да Башкортстаның истәлекле урыннары буенча экскурсия үткәрелде.
Фото: pravitelstvorb.ru