+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 октябрь , 15:40

Безнең халыкларны уртак тарихи хәтер берләштерә!

Уфада “Русия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи уртаклык” олимпиадасы узачак.

Безнең халыкларны уртак тарихи хәтер берләштерә!
Безнең халыкларны уртак тарихи хәтер берләштерә!
28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында “Русия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи уртаклык” дип аталучы союздаш дәүләтләр мәктәп укучылары олимпиадасы узачак.

Олимпиада 2004 елдан бирле уздырыла һәм Русия һәм Белоруссия яшьләренең иҗади сәләтләрен һәм фәнни кызыксынуын үстерү өчен мөһим платформага әверелде. Катнашучылар урыс мәдәниятен һәм телен тирәнтен өйрәнә, бу аларны популярлаштыруга, шулай ук ике илнең уртак мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә.

— Башкортстан Беларусьны үзенең төп, ышанычлы партнерларының берсе дип саный, өстәвенә, икътисади мөнәсәбәтләрдә генә түгел, социаль, гуманитар һәм мәдәни мөнәсәбәтләрдә дә. Беларусь — урыс теле икенче дәүләт теле булган ил. Безнең халыкларны уртак тарихи хәтер берләштерә, бу чараның зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан узуын билгеләп үтү аеруча мөһим,— дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.

Агымдагы елда олимпиаданың йомгаклау этабында 23 команда, 10-11нче сыйныфлардан 138 укучы катнашачак: 48е — Беларусь Республикасыннан һәм 90ы — Русиядән. Алар белән бергә Уфага команда җитәкчеләре һәм жюри әгъзалары — барлыгы 48 кеше киләчәк.

Ярышларда Белоруссиянең барлык өлкәләреннән командалар катнашачак. Русия ягыннан 15 төбәк, шул исәптән Ставрополь крае, Чувашстан, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм Марий Эл республикалары, шулай ук Киров, Түбән Новгород, Ырынбур, Свердловск, Самара, Саратов, Чиләбе, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләреннән катнашучылар бар.

Конкурс программасыннан тыш, олимпиадада катнашучылар өчен бай мәдәни һәм экскурсия чаралары планлаштырылган, аларда Уфаның тарихи һәм мәдәни урыннарына бару каралган.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: